Логотип
Экспертлар

Айсылу НӘГЫЙМОВА, психология фәннәре кандидаты, доцент

Айсылу НӘГЫЙМОВА, психология фәннәре кандидаты, доцент

Сорауларга психология фәннәре кандидаты, доцент Айсылу Нәгыймова җавап бирә.

Сораулар

  • Мин, 85 яшь булуыма карамастан, "халкым" дип җан атуны алга сөрәм. 2018-ел башында юридик көч алган "Фонд развития татарской культуры "Татарсктй Народныцй Дом"РБ" фонды үзенең эшен башлап җибәрде. Әмма ләкин, (Наил Хәким, Уфа)

    Җавап
  • Минем тормыш иптэшем ойлэнгэн кеше булган ,мин аны белмэдем .40-ел яшэгэч бер хатыны булып сойлэштем телефоннан ,белдем ул шул еллар сагынып яшэгэн . Миннэ бик кыен булды Элеге кондэ 45 -ел яшэп ташладык , мин кондэ елыйм ,уземэ урын таба алмый м ,Мина берэр кинэш бирэ алмасыз микэн . (Язиля, Стерлитамак)

    Җавап
  • Исәнмесез, Айсылу ханым! Соңгы арада улымны аңлый алмыйм. Аңа 4 яшь ярым. Берәр кая барсак, мәсәлән, урамга уйнарга чыксак, кергәч, бер-ике сәгатьтән соң, минем урамга чыгасым килмәгән иде, син мине урамга алып чыктың дип күз яшьләре белән елый. Ә үзе урамда яхшы кәеф белән уйнарга мөмкин. Ни өчен шулай эшли? Һич аңлый алмыбыз. Авылга кайту белән дә шулай булырга мөмкин. Авылдан китмим дип елый. Килгәч, минем кайтасы килмәгән иде, син мине авылга алып кайттың, дияргә мөмкин. (Гүзәл, Казан)

    Җавап
  • Исэнмесез, Айсылу апа. Сезгэ соравым бар иде, Безнен племяницага 1,8 яшь, бэлэкэй булуына карамастан агрессиясе нык, берэр нэрсэ ошамаса кулын кутэреп сугарга гына тора. Аннары бик ачуы килсэ,юлына очраган бар эйберне пыран-заран туздыра башлый, узенчэ котыра. Нинди кинэш бирер идегез микэн? Ул агрессияне ничек итеп бетергэ була? (Рузилэ, Казан)

    Җавап
  • Хәерле көн! Ирем белән 7 ел яшибез. улыбыз бар. Авырга узганчы яхшы яшәдек. Авырга узу белән ирем үзгәрә башлады. «Бала минеке түгел», – диде. Моңа сәбәп булмаса да, ашарга вакытында пешеп чыга алмаса да, кычкырырга гына торды. Кул да күтәрде. Аның кыерсытуыннан аңа булган мәхәббәтем сүнде, үлде. Вакыты-вакыты белән аны күрә алмыйм. Күптән түгел аның башка хатын белән аралашуын белдем. Араларында әлегә берни дә булмаганын беләм, ләкин шуңа таба бара кебек. Иремә әйттем, барысын да белүем турында. Ул аның белән аралашмаска вәгъдә бирде. Ләкин теге хатын аңа үзе шалтыраткан. Ирем телефонны алмагач, башка номердан шалтыраткан. Хәзер иремә ышанычым да бетте. Яшәргәме аның белән, юкмы дип уйлыйм. Яшисем килми аның белән, ләкин нидер тотып тора. Зинһар, киңәш бирегез! (Алсу, Казан)

    Җавап
  • Исәнмесез! Мине борчыган бер сорау бар, үзегезнең фикерегезне әйтсәгез бик рәхмәтле булыр идем. Мин кияүдә. Ирем белән икебез дә авыл балалары. Уфада эштә таныштык, икебез дә бер олы предприятиедә эшләп йөрибез. Әлегә балабыз юк. Быел ипотекага фатир алырга идек. Күңелемә тынычланырга бирмәгән нәрсә – ул бик нервалы эш. Университетны бетергәч инженер булып ике ел эшләдем, аннары, менә ярты ел инде, шул ук заводта «отдел закупок»та эшлим. Технолог булып эшләгәндә коллектив бик яхшы түгел иде: яшьләр бер-ике ел эшлиләр дә китәләр, егермедән биш кеше – картлар гына постоянно эшли иделә. Бертуктаусыз ыгы-зыгы, кычкырыш, тавыш, төрле усал кешеләр, «быдло» диеп әйтергә дә оялмас идем. Син кешечә хөрмәт белән карыйсың, ә алар синнән көләләр һәм кимсетеп арттан сөйлиләр. Күпме кайтып елый идем. Аптырагач, иремнеңн танышының хатыны янына – «отдел закупок»ка күчтем. Үзем өчен яңа һөнәрне өйрәнеп, бик тырышып эшлим. Әмма монда да нерваларымнан котылмадым. Беренчедән – хатыннар коллективы, икенчедән – шул ук завод, бертуктаусыз ыгы-зыгы, кабаландыру, эштә генә яшәү: тын да алырга бирмиләр. Бик тырышып ташлаган булып чыктым ахрысы – начальница үзенең ярдәмчесе итеп мине күрергә тели. Әмма миңа ул кирәкми, чөнки минем үземнең дә туры минеке булган эшләрем күп – аларын да өлгертеп булмый (безнең отделда беркем беркайчан бернигә өлгерми). Ә ул тагын үзенең эшләрен миңа тага: «найди то, принеси это, разберись, выясни». Аны үзенең начальнигы өстән кыса – бертуктаусыз заданиеләр бирә. Ә ул – миңа, чөнки мин беркайчан да «юк» диеп әйткәнем юк, һәркайчан ярдәмгә ашыгам. Башкалар ул эш кушса мыжгый башлыйлар. Өйгә кайтам да авам, кайтам да авам – бер грамм көчем юк: иремә дә, өйгә дә. Гел нервада, әйтерсен, «на пороховой бочке сижу». Менә әле ике атна ялда. Шундый тынычлык, бернәрсә башны кайнатмый, «хәзер эшкэ чакырталар, шалтыратып» дигэн уйдан башка. Ирем белән дә шундый икенчемен, төнгә дә көчем кала, хәтта ул аптырый минем шундый теләгемә. Башка эш эзлим дә, интернет тулы вакансиялар, әмма алар бар да мине алдар кебек. Мондый бертуктаусыз нервалы эштән соң бөтен җирдә дә шулай кебек тоела. Ирем дә туйды. Аның да эше җиңел түгел – станок артында. Һәр көн бертөрле. Коробкада шикелле утырасын – иртән караңгы, кич кайтасың – караңгы. Кыш ни, җәй ни – гел бер төрле. Ирем үзенең поселогына кайтасы килә ди. Анда 10 мең кеше яши, берничә бәләкәй предприятие гына бар, зарплатасы Уфадагы шикелле түгел инде. Әмма анда яшәве дә, фатирлар да арзан. Белмим, нишләргә, әллә нинди куркулык, катып калганмын шикелле. Өйдә кибеткә чыгарга курка башладым, нәрсә булып бетәр. (Рамина, Уфа)

    Җавап
  • Айсылу ханым! Безнең 5 яше тулып киткән кызыбыз Шүрәле, «убырлы» булган мультфильмнар карарга, әкиятләр тыңларга, үзе генә бүлмәдә утырырга курка. Моңарчы бернәрсә белән дә куркыткан булмады. Киңәш бирегез әле, зинһар, нишләргә? (Гөлназ, Балтач)

    Җавап
  • Хәерле көн, Айсылу ханым! Минем улыма дүрт яшь. Ул кайбер кагыйдәләрне үтәүне катгый таләп итә. Мәсәлән, әтисе бер урындыкка утырып ашаган икән, аңа башка көнне бүтән урынга күчәргә ярамый. Гадәттә кулга бияләйне подъездан чыгуга кигәнбез икән. Аны шунда гына киясе. Икенче подъездга узып китсәк, кире килеп киябез. Башта футболканы салдырасы. Ялгыш шортиктан башлаганмын икән, аны яңадан киябез. Белмим: бу яхшымы-начармы, игътибар итәргәме моңа юкмы? Һәрвакыт ниндидер салынган алгоритмны үтәргә кирәк. (Алсу, Казан)

    Җавап
  • Мин куптан инде яуап-ярдам котам сездан,а яуап юк та юк... (Асия, Агидель)

    Җавап
  • Без иптәшем белән 32 ел яшибез. Яшьли бик яратышып өйләнештек. 3 балабыз – бер улыбыз, ике кызыбыз бар. Мин ирем, балаларым дип кенә яшәдем, үземне уйлау дигән нәрсә булмады. Ирем, балаларым дип кенә тибеп яшәде йөрәгем –арттырмыйм. Тик ирем хыянәт итте... Ниләр кичергәнемне язып кына аңлата алмыйм. Минен өчен дөнья туктады. Кем кем, минем үлеп яраткан ирем мине кемгәдер алыштырган?! Ул миннән гафу үтенде, исереклек аркасында булды диде, барыбер син генә минем йөрәгемдә ди. Мин нык-нык кайгырдым, төннәрен йоклый алмадым, әй уйландым, әй уйландым: мин бервакытта да уйламаган идем шундый хәлгә калырмын дип. Мин аны гафу итә алмадым, ә гаиләмне таркатмадым. Үзенә әйттем мин сине бүгенне көннән яратмыйм, тик балалар хакына гына яшим дидем. Һәм шулай итеп ул минем йөрәгемдә яшәүдән туктады. Ул минем өчен юк иде, тик – балаларымның атасы. Шулай итеп яшәп ятканда мин юлда бер ир белән таныштым. Очраклы гына. Ул да гаиләле, хатыны, балалары бар. Телефон аша сөйләшеп йөрдек, очраштык. Күп вакыт үткәч аңладык – без-беребезне яратабыз! Дөньяга яңа тугандай булдык икебез дә. Бу хәл хәзер 5 ел дәвам итә. Бер-беребезгә нык өйрәндек, озак күрешеп булмаса, нишләргә белмибез... Хәзер без 50не үттек. Икебез дә аңлыйбыз – гаиләне таркатып булмый, соң, бик соң инде. Ул турыда уйларга да куркыта. Мин аны үлеп яратам. Ансыз бу дөньяның яме юк. Төннәрем аны уйлап үтә, нык-нык сагынам аны! Миңа бик кыен, үземә урын таба алмыйм, нәрсә эшләргә дә белмим. Яратмаган кеше белән яшәүләре бик кыен икән. Ә бит кайчандыр мин аны үлеп ярата идем. Хыянәте белән яратуымны юкка чыгарды, ә хәзер менә икенче кешене яратам. Тик аның белән бергә булу мөмкин түгел. Балаларым хакына бара алмыйм бу адымга: минем аларны кайгыртасым килми. Ничек бар, шулай калсын дип уйлаштык инде. Нык кыен... Нык җафаланам. Аны нык сагынам. Йөрәгем яна. Нишләргә? (Асия, Агыйдел, Башкортстан)

    Җавап
  • Хөрмәтле Айсылу ханым! Җавап бирерсезме, белмим, ләкин сорап карыйм инде. Минем бертуган энемнең 3 яшь ярымлык улы бик начар сөйләшә, «папа, мама»дан башка сүзне әйтми диярлек, иҗекләр белән күбрәк, йә ым белән аңлата. Кая алып барырга икән шул баланы, кем ярдәм итә алыр икән? Киленебезгә невролог психо-неврологический диспансерга направление биргән, мин анда ярамый баланы яткырырга, логопед белән эшләп карагыз дим. Берәр акыллы сүз – киңәш бирегез әле, зинһар. (Ләйлә, Камышлы)

    Җавап
  • Айсылу ханым, җавабыгыз өчен зур рәхмәт! Аллаһы Тәгалә Сезгә тән тазалыгы, күңел тынычлыгы бирсен.Һәр эшләгән эшегез уңышлы, Һәр атлаган адымыгыз хәерле булсын! (Рауза, Уфа, Бакалы, Мостафа.)

    Җавап
  • Исәнмесез! Авылда яшәгәч, психологларга барып йөреп булмый. Шуңа күрә «Сөембикә» журналында психологка сорау бирергә мөмкинлеген күргәч куанып киттем. Минем проблемам, бәлки, кемгәдер мәзәк хәл генә булып тоелыр, тик миңа моннан бер дә җиңел түгел. Ирем белән 26 ел яшибез. Һәм шул 26 елның 6 елын инде тынычлап яшәп булмый. Ирем эшкә дә бик уңган, намазлар да укый, акыллы да. Һәм ул инвалид та. Инвалидлар түләүсез санаторияләргә баралар бит, шунда ирем бер инвалид хатын белән танышып кайткан. Аның белән телефоннан сөйләшеп, ноутбуктан шигырьләр язышып ятканнар. Мин моны иң беренче 5 ел элек белдем. Бер ел буе белми яшәгәнмен. Төне буе интернетта утырганына көлеп кенә карый идем, шигырьләренең дә кем өчен икәнлеген бик соң аңладым. Дин тоткан, намаз укыган кешенең башка хатын-кыз белән мәхәббәт уйнаганына ышанасы да килмәде. Бик зур тавышлар булды. Мин бик озак аңыма килә алмый йөрдем. Ирем, башка сөйләшмим, араны өзәм, диде. Аңлы-миңле йөргәндә, җиңелрәк булмасмы дип, укырга кердем. Һәм хәзер аның беркайчан да ул хатын белән арасын өзмәгәнен, телефоннан сөйләшеп торганын белдем. Мин укуда чагында, төнге сәгать 4 кә кадәр сөйләшеп ятканнар. Мин аңлыйм, шигырьләр яза торган булгач, ул бик акыллыдыр, телгә остадыр. Мин исә иремне мактый да, назлый да белмимдер. Мин аз сөйләшә торган кеше, алай булдыра алмыйм шул. Тик миңа иремнең башка хатын белән бөтен эч серләрен, шатлык-кайгыларын уртаклашуы бик авыр. Ул аның белән физик яктан бергә булмаган, бу мөмкин дә түгел, шуңа күрә ирем үзенең гамәлләрен гаеп эш итеп күрми дә. Мин аның белән йоклап йөрмим ич, ди. Шуңа күрә тавыш чыгарырга сәбәп тә юк кебек. Тик миңа барыбер бик авыр, миндә депрессия. Аерылып китимме дип тә уйлыйм – балалардан, авыл кешеләреннән оят. Миңа нишләргә икән? Берәр киңәш бирә алмассызмы? Мин иремнән көннән-көн читләшәм. Яшисе бик авыр. (Гүзәл, Татарстан).

    Җавап
  • Хыянәтне ничек кичерергә? Бу гомумән мөмкинме? (Зөлфирә, Нурлат)

    Җавап
  • Хәерле кич, Айсылу ханым! Моннан ярты ел элек әнием һич көтмәгәндә үлеп китте... Минем өчен бик зур стресс булды булды бу. Хәзер тик торганнан, әнине уйлап елыйм. Аның үлемендә үземне бик тә гаепле саныйм. Вакыт дәвалый диләр, тик бер дә алай түгел ахры. Ул миңа вакыт узган саен күбрәк кирәк, мин аны шул хәтле сагынам. Гел дә төш кенә шикелле. Әйтерсен бу хәлләр минем белән түгел. Ирем мине аңламый, мин елый башласам: «Нигә син елыйсын? Үлгән артыннан үлеп булмый», – ди. Бу очракта миңа нишләргә? Алдан ук рәхмәт. (Миләүшә, Саба)

    Җавап

Хәзер укыйлар