Логотип
Саннар

Март саныбыз!

05 марта 2024 Март саныбыз!

Бу санны без ел да үзгә бер дулкынлану белән әзерлибез. Бәйрәм саны бит! Үзебезнең бәйрәм! Табигатьтә яңарыш яздан башлана, ә тормышта – хатын-кыздан. Бездән!

Тышлыгыбызны Чаллыда яшәүче Альбина Галиуллина бизи. Аңа карап, кем генә: «Бу ханым биш бала әнисе», – дия алыр икән?! Әйе, ул барысына да өлгерә: биш бала тәрбияләргә дә, шәхси балалар бакчасы, шәхси мәктәп ачарга да. Тагын әле ул җырлый – сәхнәләрдән төшеп тормый, бер-бер артлы төрле конкурсларда катнаша. Иң мөһиме – җиңә! Хәйриячелек белән шөгыльләнә – рәхмәт итү шундый рәхәт ди, ул. Ә аның хыяллары – үзе бер дөнья! Ул аларны яшерми дә. Менә берсе. «2028 ел. Мин Россия мәгариф министры», – ди ул. Елмаерга ашыкмагыз: Альбинаның моңарчы барлык хыяллары да чынга ашып килгән. Шулай булгач, бу фамилияне исегездә калдырыгыз.
Бу гаҗәеп ханым турында «Хатын-кыз – бәйрәм!» дигән язмадан укыгыз. Авторы – Чулпан Галиәхмәтова.

Апасы белән аны әнисе ялгызы үстерә. Язмыш инде, анысы аерым бер тарих... Эшләп үсә алар: әниләре ферма сыерларын сауса, өйдәге терлекләрне ике кыз карый. Иртүк торып, сыер да савалар, көтү дә куалар, ишегалларын да тәртиптә тоталар. Печән дә әзерлиләр, утын да салалар. Ындыр алдына эшкә дә чыгалар. Әниләренең иң яраткан сүзе – «Эштән кеше үлми». 
Менә шулай эшләп үскән кызның бүген үзенең 41 сәүдә ноктасы бар. Аның кул астында 560 кеше эшли. Аның оешмасы көн саен 11 мең баланы кайнар аш белән тәэмин итә. 
«Эдем» җәмгыяте җитәкчесе Гөлнур Сафина турында «Ярату» дигән язмадан тагын да күбрәк белә алырсыз.
Авторы – Лилия Гәрәева. 

«Ялгызлык минем өчен түгел». Татарстанның халык артисты Алинә Шәрипҗанованың тормыш кагыйдәләрен туплаган язма шулай атала. «Соң түгел, нәкъ вакытында кияүгә чыктым. 33 яшемә кадәр чаптым – укыдым, җырладым, өй салдым... Инде ике балабыз бар. Тормыш иткәндә төрлечә була: синең концерт, ә гаиләңдә ул көнне бәйрәм... Андый чакта Айдарым битәрләми, киресенчә, ярдәм итәргә тырыша, машинасында илтеп тә куйгалый. Бик рәхмәтле мин аңа. Терәк тойганда, атлавы ышанычлырак. Җан кисәккәем, дип юкка гына әйтмиләр – Айдар җанымның яртысы гына түгел, күбрәк өлешедер дә әле», – ди ул. 
Язманың авторы – Гөлүсә Закирова. 

Безне татар хатын-кызлары арасында кемнәр генә юк, кемнәр генә булмаган! Шундый мәшһүр ханымнарның берсе – Әминә Алимбек. Иң беренче акушер-гинекологларның берсе ул. «Рәхмәт сезгә, хаким» дигән язма аның хакында. 1935 елда совет хөкүмәте аны Согуд Гарәбстанына ике елга командировкага җибәрә. Бу илдә эшләгән иң беренче совет акушер-гинекологы була ул: король сараенда корольнең хатыннарын карарга да туры килә. Ул бу илдән авырып кайта – бизгәк эләктерә. Шушы чир аның гомерен бик иртә өзә. 
Язманың авторлары – Наил һәм Илһам Таировлар.

«Егет солтаны» рубрикасының чираттагы кунагы – Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры режиссеры Ренат Аюпов. Ул куйган спектакльләр бөтенләй башка. Чын бәйрәм! Затлылык та, заманчалык та, миллилек тә, халкыбызның күңел байлыгы да, гореф-гадәтләре дә сыйган аларга. 
«Һәркемнең үз көймәсе булсын» дигән язма сезгә Ренат Әюповны бөтенләй башка яктан ачар.
Язманың авторы – Эльмира Закирова. 

Кайгы һәрвакыт көтмәгәндә килә. Арча районы Мәмсә авылында гомер итүче Рәдиф һәм Рәмзия Хәбибуллиннар ишеген җиде ел элек шакый ул. 24 яшьлек улларын югалталар... Авыр хәсрәт бер мәлгә Рәмзияне өнсез итә: тормыш туктый, яшәүнең мәгънәсе калмый. Өн белән төш бутала... «Шулвакыт мине эш коткарды, – дип сөйли ул. – Ирем янына комбайнга ярдәмче булып чыктым. Эш авыр уйлардан бөтенләй араламаса да, ниндидер бер җиңеллек бирде – яшәү теләге уятты». 
«Мин язмышны җиңдем» рубрикасында басылган бу язма «Улы-ы-ы-м!» дип атала. 
Авторы – Гөлнур Сафиуллина.

Шигырь яратучыларны шагыйрә Нәҗибә Сафинаның искиткеч матур мәхәббәт шигырьләре көтә.
Ә проза рубрикасында Роза Туфитуллованың «Язмыш җиле» романыннан өзек көтә. (Шулай ук атаклы татар хатын-кызларының берсе хакында ул!)

8 Март бәйрәме уңаеннан Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин бәйрәм табынына итле рулет пешерә. Ул үткәргән мастер-класста барысы да бәйнә-бәйнә язылган – эшләү авыр булмас. 

Калган язмалар белән танышуны исә журнал битләре аша дәвам итәрсез. 

Исегезгә төшерәбез! «Сөембикә» журналын WildberriesOzonЯндексМаркет«Татмедиа» онлайн кибетеннән дә сатып алырга була.

Шулай ук безнең журналны түбәндәге адреслар буенча урнашкан вендинг аппаратлардан сатып алырга була::

• «Евроспар» ул.Глушко,16г.

• «Евроспар» Амирхана, 101

• «Бахетле» Залесная, 66

• ТЦ «Южный» пр. Победы, 91

• «Мегга мебель» ул. Сиб. Тракт, 34 корп 1

• «Агропромышленный парк» ул. Аграрная, 2

• автовокзал «Южный» ул. Оренбургский пр-д, д. 207

• ЖД Вокзал Казань-2 зал ожидания. ул. Воровского, 33

• ЖД Вокзал (красное здание) ул. Привокзальная пл., 1а

• станция метро «Тукая»

• станция метро «Суконная слобода»

• станция метро «Авиастроительная»

• станция метро «Проспект Победы»

• станция метро «Северный вокзал»

• станция метро «Яшьлек»

• станция метро «Дубравная-1» (выход на ул. Зорге)

• станция метро «Дубравная-2» (выход на ул. Габишева)

• станция метро «Горки»

Реклама АО «ТАТМЕДИА» 420066, РТ, г.Казань, ул.Декабристов, д.2 ГРН 1071690057834

Хәзер укыйлар