«Улымның үлемен үзем теләдем...»

Гөлнур Сафиуллина

– Нәнәм, Лилия апаңның улы үлгән бит әле. Гаетка каршы төндә... Үз кулымда җан бирде ди... Елый Лилия апаң... 

 

 

 

Күрше әбием ишектән керүгә шундый яңалык җиткерде бүген. 

Алай икән... 

– «Үзем теләп кенә китердем», – ди... Бер түгел, мең әйттем бит ди. Әмма бу көн килгәч барыбер авыр икән ди...   

Лилия апа белән мин үзем таныш түгел дисәм дә була: ул Казанга килгән чакларда бер-ике тапкыр күреп кенә калдым. Танышлыгыбыз исәнләшүдән узмады диярлек. Әмма мин аның бөтен тормышыннан хәбәрдар, шуңа күрә ул бер якын кеше кебек.  

Күрше әбием белән бер елны санаторийда бергә ял иттеләр алар, бер бүлмәдә тордылар. Шуннан бирле аралашып яшиләр. 

Аларның танышуын уйласам мин гел шаккатам. Аллаһы Тәгалә башта алар юлына авырлык килгәч ярдәм итәчәк кешене – бер-берсен чыгарды, аннары гына сынавын җибәрде.  

Санаторийда алар яз көне ял иттеләр, шул җәйне исә Лилия апага «яман шеш» дигән диагноз куйдылар. Берничә ел ул Казан белән Әлмәт арасында йөреп торды. Килгән саен күрше әбиебездә туктады, үзе генә түгел, хәтта кызы да. Әгәр бу хәлләр алдыннан алар танышмаган булсалар, аның Казанга больницага һәр килүе бер проблемага әйләнер иде бит. Монысы – бер яктан. Икенчедән, безнең әби онкология авырулары ята торган больницаның ишеге кай якка ачылганны күптән белә: әнисе дә, әтисе дә дөньядан шушы чир белән киткән. Энесе дә соңгы көннәренә кадәр шунда ятты. Табибларны да исемләп белә ул, әлеге чирнең үзенчәлекләрен дә. Бу яктан да әбиебез Лилия апага зур терәк булды.  

Санаторийдан ялдан кайтуга исә әбинең бердәнбер улын кулга алдылар.  

Ул көннәрне искә дә төшерәсе килми... Күрше әбиебезне ничә елга картайтты икән бу хәсрәт?! Күрмәгәнгә – күрсәтмәсен, күргәннәргә сабырлык бирсен... Без әбине ничек тә юатырга, хәленә керергә тырыштык. Әмма төрмә юлларын  таптауның (әбинең улын исә 7,5 елга хөкем иттеләр) никадәр читен икәнен аны үз башына төшкәннәр генә белә бугай. Менә шул чакта, бигрәк тә беренче көннәрдә, әбигә Лилия апа ярдәм итте. Киңәше, сүзе белән. Аларның сөйләшер уртак темалары күпкә артты – Лилия апаның да бердәнбер улы төрмәдә утыра иде ул чакта.  

Андагыларга нәрсә алып барырга, күпме алып барырга, ничек итеп алып барырга – боларның барысын да Лилия апа белә иде. Очрашуга ничек рөхсәт алырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә, күрешергә ничек әзерләнергә – җитмешне узган күрше әбиебез Лилия ападан башка боларны үзе генә ерып чыга алыр идеме икән?!  

Ике бала табып-үстергән Лилия апа: бер кыз һәм бер малай. Ире белән иртә аерылышканнар дип аңладым. Улына, бәлки, ата тәрбиясе дә җитмәгәндер. Әллә холкы шундый кызу кеше булганмы, белмим. Хәер, шешәдәген салып куйгач күпләр батырая – калай әтәчкә әйләнә. Чама югала. 

Сугыш чукмары иде аның улы.  

Һәр юлы сугышкан өчен утыртканнар аны:  төрмәдән чыгып аз гына тора да, тагын кемнәрдер белән сугыша, тагын кулга алалар... Иреккә чыгып аз гына йөри дә, кабат барысы да яңабаштан кабатлана...  

Төрмәдә ничә ел уздырганын тәгаен белмим, ничә тапкыр хөкем ителгәнен генә беләм. Ун тапкыр! Иректә булганга караганда утырган еллары күпкә күбрәк иде аның. Соңгы тапкыр быел Яңа ел бәйрәмнәре узгач кына чыкты.  

Лилия апада яман шеш авыруы килеп чыкканга аптырый торган түгел. Бу кадәр хәсрәткә болай да ничекләр чыдады икән ул?! Ахыргысында биш ел утырды улы. «Башка хат та язма, әйбер дә сорама, төрмә юлында йөреп ардым, картайдым. Моннан соң яныңа бармыйм», – дип тә әйткән иде. Тик ана йөрәге ничек түзсен инде: әби аша ишетеп тордым – барды, әлбәттә.  

Түзмәгән чагы да булгандыр. 

Андый вакытларда җаны әрнеп: «Үлсәң, котылыр идем ичмаса», – дигәндер.  

Котылган менә...  

Улы больницада үз кулында җан биргән. Аннан кайтучылар чирсез кайтмый шул. 

– Лилия апаң бик елый... Үзем генә теләп үтердем ди... 

Китте улы Лилия апаның. Әнисен тагын гомерлек хәсрәткә салып китте.  Үкенеч ачысы да җиңелләрдән түгел...  

 

Поделиться:
Комментарийлар (2)
Cимвол калды:
  • 26 май 2020 - 21:41
    Без имени
    Эйе, Ходайнын кодрэте кин,. Бернэрсэ дэ очраклы тугел - эбилэрнен, очрашуын эйтуем...
  • 26 май 2020 - 20:19
    Без имени
    Авыр хэллэр... Лилия апага ходай сабырлык бирсен. Бер кешегэ дэ бала хэсрэтлэре курергэ язмасын
Хәзер укыйлар
  • Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
    8558
    1
    113
  • Хәшәрәт – Әни, без Фәридә белән өйләнешергә булдык. Син каршы түгелсең бит, әйеме? Зөлфия, улының бу хәбәренә күптән әзер булса да, каушап калды. Бу минутта теленнән нинди генә сүз төшсә дә, ничектер урынсыз, ялгыш булыр кебек тоелды.
    7559
    1
    109
  • Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
    5561
    4
    78
  • Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
    4658
    6
    50
  • Карындашым – көндәшем  Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт. 
    8091
    2
    48
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 5 март 2021 - 19:29
    Без имени
    Балага 40 конда юк,азырак саклау карактер ул
    Гүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
  • 5 март 2021 - 20:03
    Без имени
    Куз тиядер тугач та фотасын куя башлыйлар бит 40 консез чит кешегэ курсэтмилэр иде бит элек
    Гүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
  • 5 март 2021 - 21:25
    Без имени
    Нинди генә җуләрлекләр эшләми адәм баласы.
    Җиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
  • 5 март 2021 - 10:20
    Без имени
    Минем кызым да кияүнең беренче хатыны 2 яшьтә ташлап киткәнбаласын тәрбияли (икенче баласын икенче иренә ташлап китте). Ташлап китсә дә интернет челтәрендәге сайтларда "Минем өчен иң кадерле кешеләрем -улларым. Алар өчен генә яшим",-дип яза. Ә үзе бер ирдән икенче иргә йөри. Менә шундый тормыш.
    Әллә?!
  • 5 март 2021 - 11:13
    Без имени
    Мокшы икенче торле эйткэндэ мордва буламы?
    Мокшыларда туйда булдык