Логотип
Блоги

Миңнекамалның прототибы

Бу араларда журналист сукмаклары Татарстанның Тау ягы авылларында йөретте. Элегрәк, тәҗрибәсез чакта, Иделнең аръягына чыккач тереклек бетәдер кебек тоела иде миңа. Хәзер белдем: Иделнең аръягында тормыш башлана гына икән әле ул!

Бу араларда журналист сукмаклары Татарстанның Тау ягы авылларында йөретте. Элегрәк, тәҗрибәсез чакта, Иделнең аръягына чыккач тереклек бетәдер кебек тоела иде миңа. Хәзер белдем: Иделнең аръягында тормыш башлана гына икән әле ул! Татар халкының рус дәүләтчелеге шартларындагы тарихын өйрәнәсең килсә, шул яктан башларга кирәк икән! Шунда барып кайткан саен, кешеләре белән очрашкан саен әллә нишләп күңелгә якынрак була бара Тау ягы...

Хәер, без бит әле сүзне сугыш чоры балалары турында башлаган идек. Бөек Җиңү көне якынлашкан көндә теманы дәвам иттерик. Һәм Тау ягы кешеләре турында сөйлик. Ишеттем: бәйрәм алдыннан Татарстан районнарында сугыш чоры балалары һәм тыл хезмәтчәннәре турында мәгълүмат туплау эше бара икән. Бу – дөньяда булган изге эшләрнең иң изгеседер, мөгаен. Менә мин дә, Тау ягында очрашып-күрешеп кайткан яңа танышларым турында нәни хикәячекләр язарга булдым. Уйлап табылган, гомумиләштерелгән әдәби образлар түгел, безнең арабызда яшәүче җир кешеләре, һәм аларның һәрберсе турында кыйссалар чыгарырга мөмкин булыр иде.

Кайбыч районы Морза Бәрлебашы авылында гомер кичерүче Әминә апа Сәйфиеваны Мирсәй Әмирнең мәшһүр әсәрендәге Миңнекамалның прототибы дип атап булыр иде. Бу чыннан да шулай, чөнки Миңнекамал сугыш чорында колхоз кырларында үзләрен аямыйча хезмәт куйган, башкаларны да үз артыннан ияртә алган меңләгән хатын-кызларның уртак сыйфатларын берләштергән образ бит.

1926 елда дөньяга килгән кыз бала гаиләләре Бәрлебашы авылыннан Морзага күченгән 1930 елда дүрт яшьлек сабый гына була әле. Әтисе Ибраһим Йосыф улы (1933 елда вафат) – гадел хезмәт белән көн күрүче гади авыл кешесе, игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгән. Бәрлебашы осталары ясаган чүлмәкләрне төрле җирләргә сатып йөрүне дә кәсеп иткән.

Морзада укытучысы Шакир Сабировтан дүрт сыйныф белем алгач, Олы Кайбыч җидееллык мәктәбен тәмамлый Әминә. Заманына күрә зур белем бу! Ләкин аның яшьлеген сугыш уты көйдерә. Күз алдына китерик, берара авылда нибары эшкә яраклы ике ир кеше кала: Ярхәм аганы – инвалид, ә Шәһретдин Абзаловны яше олы булу сәбәпле сугышка алмыйлар. Димәк, авыл хатын-кыз кулына күчә.

...Белемле кызны 1944 елның маенда Кайбыч районы җир бүлегенә эшкә алалар. Бер елдан авылга бригадир итеп куялар үзен. 1945 елда сугышта яраланган Хәертдин Әкмәлов кайтып төшә. Аягы гарипләнгән булса да, авылга тагын бер ир-ат өстәлә. Аңа колхоздагы икенче бригаданың дилбегәсен бирәләр.

Сугыш чорында халык ач булса да, эшләде. Авылдан 17 атны фронтка алып киттеләр. Нишлисең, үгезләрне җигәргә өйрәттек. Буш җирләр калдырмадык, чәчтек, урдык. Сукага кадәр тотып йөрдек, – дип сөйли Әминә апа. – Сугыш елларында кешеләрне эшләтү бер дә авыр түгел иде. Хәзерге клуб – элеккеге читальня янында баганага сабан төрәне эленгән иде. Шуны чаң итеп кагуга, кешеләр, ашаганмы-юкмы, эшкә чыгып чаба. Шулкадәр бердәм иде халык...

Ачлык-ялангачлык өстенә, утын кытлыгы да тилмертә халыкны. Авылга авып диярлек торган урманнан чикләвек чыбыгы ташыйлар. Анысы да лесник күрмәгәндә генә. Өйдәге малларга азык җитми. Хәзерге сыерлар урман сәрдәсенә борылып та карамый, ә менә ул вакытта аңа да бик канәгать була малкайлар. Тик шунысы бар: урманнан сәрдә җыеп кайтуыңны күрсә, лесник анысын да алып кала...

Мондый михнәт сугыштан соңгы елларда да дәвам итә. Бригадир кызны Мари якларына – Идел буендагы Лебединский леспромхозына урман кисәргә җибәрәләр.

500 кешелек төркем идек без, – дип искә ала Әминә апа ул чакларны. – Урманны кул пычкысы белән рәттән кырып барабыз. Җелекне суыра торган хезмәт. Бер ай эшләгәч, бетли башладык. Иптәш кызларым белән мунча кереп килергә кайтып киттек. Эшләү дәверендә 120 километрдагы шул җирдән 2 тапкыр җәяү кайтырга туры килде. Юлда ике төн куна идек. Соңгы кайтуыбызда, язгы су төшәр алдыннан, Мамадыш-Әкил авылы янында Гөбенә аша күперне сүтеп куйганнар, өч аратасы гына калган. Танайга барып карадык, анда да юл юк. Нишләргә? Бердәнбер юл – сүтелгән күпернең араталары буйлап шуышып чыгу. Шулай эшләргә мәҗбүр булдык. Аста Гөбенә котырына, курка-курка шуышабыз, бөтен тән калтырый. Инде чыгып җитеп, тын алырга да өлгермәдек, карасак, бер кызыбыз куркып, аргы якта басып калган. Нишлисең, кире чыгарга һәм аны ияртеп, бу якка таба янә шуышырга туры килде. Ләкин минем башка төшәсе маҗаралар моның белән генә бетмәгән икән әле: чанабыз теге ярда – күпер төбендә онытылып калган бит. Янә корбан сорап гөрселдәгән Гөбенә өстеннән аръякка чыгып кердем. Иң авыры өченче тапкыр урау булды, чөнки бу юлы чананы да тартып барырга кирәк иде бит. Юешләнеп беткән чабаталарны салып, әнә шул чанадагы олтанлы итекләрне кидек, су керсә дә, киез итек аякта җылы саклый. Лаштор-лоштыр кайтып егылдык. 17 апрель иде бу. Авырмадык та, Алланың рәхмәте, ә бит юлда барганда, чуаш авылларындагы коеларның салкын суларын эчә идек. Агач чиләкләр бозланып каткан. Иреннәрне бозга тидермичә генә чөмереп эчәбез. Кызлар әйтә, әйдә бераз ял итеп алыйк, арыдык бит, диләр. Юк, дим, ярамый, бозлы су эчкәч туктап калсаң, салкын тидерәчәкбез! Шуннан аларны тиргә батырып йөгертә идем...

Урман кисеп кайткач, Әминә Кайбыч районы җир бүлегендә хисапчы булып эшли. Озакламый авылдаш егете Гайфетдин Сәйфиев белән гаилә корып җибәрәләр. Ул 7 ел армиядә йөргән кеше. Срогын тутырып кайтасы елда сугыш башланып китә. Әсирлеккә эләгә, поляк партизаннары коткаралар үзен. Шуңа күрә аны милициягә бик еш чакырталар, бәхеткә, ахырда гаепсезлеге ачыклана. Әминә белән өйләнешкәндә аның олы яшьтәге атасы Җамали агай исән була әле. Ул дүрт ай булса да килен тәрбиясе күреп кала.

Әминә белән Гайфетдин Дамира, Ильяс, Миләүшә, Гөлшат, Әнәс, Ләйлә исемле балалар тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге вакытта Әминә апа улы Әнәс һәм килене Гүзәл тәрбиясендә тормыш муллыгына, дөнья иминлегенә шөкер итеп яши.

 


 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәхмәт, һәркемгә гыйбрәт алырлык язмыш.

    Хәзер укыйлар