Блоги
Бозганнар...
Сез ничек уйлыйсыз, сихер, бозым буламы?
«Хәлләрем бик начар. Кайда булганыбызны әйтмим, тамашачы үпкәләр. Тамаша бик әйбәт, гөрләп, тулы заллар белән үтте. Концерт тәмамланып, 15 минут үткәннән соң битем кинәт шешенә башлады. Бервакыт бөтенләй сөйләшә алмадым. Юк, бер җир дә авыртмый, тик шешенде генә. Шундук өшкерә торган таныш апабызга бардык. Бик авыр бозым, нык көчле кеше җибәргән диде. Моңарчы күз тиюгә бик ышанмый идем, юк-бар дип саный идем. Аллам сакласын! Костюмыма һәрчак булавка кадалган, әмма шул да саклап кала алмаган. Чынлап та көчле кеше булган, күрәсең. Өшкерүче ападан кайтканнан соң хәлем бераз җиңеләйде. Иртәгә аның янына тагын барып киләсе бар. Сигезе көнне концерт, Алла боерса, әйбәтләнеп бетәргә иде. Барлык артистларга да сәхнәгә чыгар алдыннан дога укырга кирәк дип әйтәсем килә. Игътибар күп, начар күзләрдән сакланырга кирәк. Кешенең төрлесе бар икән».
Социаль челтәрләрдә Җәвит Шакиров шулай дип язды бу көннәрдә.
Бозым, күз тию очраклары турында бик еш ишетергә туры килә. Дөресен әйткәндә, соңгы берничә көндә гомумән шок хәлендә йөрим әле. Бер танышымның хатыны ире гаиләдән китмәсен өчен аңа бертуктаусыз бозым ясап тора икән. Ышанмас идең, ул кеше күз алдында үзгәрә башлады. Берәү белән дә аралашмый хәзер...
Сез ничек уйлыйсыз, сихер, бозым ясап кына кешене шулай үз яныңда калдырып буламы икән? Калдырып булса да, тотып торып буламы? Зур гөнаһтыр бит бу: Ходай язганга каршы бару, кешене ирексезләү... Бу адымга ничек барырга була соң? Иртәме-соңмы, моның ахыры бер киләчәк бит. Моны эшләгән өчен җәза ул кешенең үзенә булмаса, балаларына төшәчәк ләбаса.
-
Күңелеңә җыйма
«Акыл чыбыгы»ннан акыллырак әниләр
...Алты баласын, тормыш иптәшен, үз әнисен, бианасын тәрбияләп ашаткач, әнкәй үзе дә өстәл янына килеп утыра. Чәен ул чынаякка салып эчә. Әмма авырайган күз кабаклары йомыла да, әнкәй өстәл артында утырган килеш йокымсырап китә. Кайнар чәе өстенә түгелеп, пешә күрмәсен дип котым алына. Сак кына аның кулларына кагылам: ул уянып китә, миңа карап елмая...
-
Проза
Безнең кызлар шундый!
Сезнең игътибарга Чечен Республикасының халык язучысы Адиз Кусаевның чечен хатын-кызларының тапкырлыгын ачкан хикәясен тәкъдим итәбез.
-
Күңелеңә җыйма
«Кайгы» дип юраган бәхет
– Кызым, туктап кына тор әле, – диде ул, тавышын мөмкин кадәр йомшартып. – Бер генә сүз әйтәм. Алла хакы өчен тыңла. Язмышыңны укып бирәм, йөрәгеңдәге серләреңне ачам. Синең күңелеңдә зур борчу бар. Күзләрең әйтеп тора бит моны. Әйдә, багып кына карыйм, бәхетеңне күрсәтим…
-
Арабыздан беребез
Әни роле
«Нәсилә апа үлгән», – дигән хәбәр килеп иреште. Машина бәрдергән, диделәр... Җирләргә бара алмадым, өйдә түгел идем. Бик кызгандым Нәсилә апаны! Яшь, чибәр хатын кара җир куенына кереп ятсын әле...
-
Күңелеңә җыйма
Путинга рәхмәт әйтеп аша
Хөкүмәт түләгән пенсия сыерыма да, үземә дә җитә. Малкаема ашарына биргән саен кабатлыйм: «Путинга рәхмәт әйтеп аша, ул биргән пенсия икебезгә дә җитә, бозауга да кала», – дип әйтәм. Акчаң булса, әзер азыкны ике еллык итеп китереп куялар.
Комментарийлар
0
0
Бик зур гонах. Алладан курыкмаган кеше генэ бу адымга барадыр. Сихер, бозым кеше утеругэ тин гонах!
0
0
0
0
Бик зур гонах. Алладан курыкмаган кеше генэ бу адымга барадыр. Сихер, бозым кеше утеругэ тин гонах!
0
0
0
0
Бик зур гонах. Алладан курыкмаган кеше генэ бу адымга барадыр. Сихер, бозым кеше утеругэ тин гонах!
0
0
0
0
Магия-ул кешене ымсындыру.Э бозым ул шул ук магия .Узенэ тиеш булмаган эйберне тартып алу кебек.Монын ахыры беркайчан да юньле тэмамланмый.
0
0
0
0
Магия-ул кешене ымсындыру.Э бозым ул шул ук магия .Узенэ тиеш булмаган эйберне тартып алу кебек.Монын ахыры беркайчан да юньле тэмамланмый.
0
0