Логотип
Блоги

6 нчы көн. Норвегия

Өебездән чыкканга нибары 6 көн узды, әмма без инде күп җирләрне күреп өлгердек. Бүген көнебезне Лофотен утрауларына багышладык.

Өебездән чыкканга нибары 6 көн узды, әмма без инде күп җирләрне күреп өлгердек. Бүген көнебезне Лофотен утрауларына багышладык. Кыялар буенча махсус туристик сукмаклардан уздык. Югарыдан диңгезгә, шәһәргә, фьордларга искитмәле күренеш ачыла. 

Лофотен утраулары үзара күперләр белән тоташкан. Күперләр биредә үзенчәлекле. Аларны тигез генә итеп төземиләр, ә урта өлешләрен калку ясыйлар. Шуңа күрә күпер болытларга илткән юл сыман тоела. Шулай ук кыялар аша уза торган төрле озынлыктагы тоннельләр күп монда. Хак булса, аларның кайберләре су астыннан да уза.
Утрауларда ак комлы пляжлар да бар, әмма көн салкынча булганга, анда керергә батырчылык итүчеләр очрамады. 

Норвегия дигәндә, әлбәттә, биредәге бәяләр турында да әйтү кирәктер. Дөньядагы иң кыйбат бәяләр – монда! Әмма җирле халыкның кереме яхшы, шуңа күрә баланс саклана. 
Мәсәлән, бер литр бензин – якынча 120 сум, ә сникерс шоколады – 160!!!  Безнең кебек сәяхәтчеләргә мәҗбүри булмаган чыгымнардан тыелып торырга да була инде анысы.

Бүген Искәндәр кебек футбол җанатарлары өчен мөһим көн – Европа чемпионаты финалы. Аны карамый мөмкин түгел инде... Уен барышын иң әлек радиода тыңлап бардык. Монда  бөтен радио да җирле телдә сөйли. Һич аңлап булмый. Бары тик «Гризман» һәм «нуль-нуль» диюләрен генә анлыйбыз. Кафелар да күп түгел, утрауларда кечкенә генә авыллар булганга, берән-сәрән рестораннар гына очрый, алары да ябылган. Өйләр яныннан узганда кемнеңдер футбол карап утырганы күренеп кала, тик: «Абзый, без дә карап алыйк әле», – диеп булмый бит... Ниһаять, бер кафе таптык. Искәндәр кереп китте, уенның соңгы 10 минуты. Мин дә артыннан кергән идем: бер урын да юк. Искәндәр дә басып тора. Әмма сүз әйтүче булмады, бар да уенны күзәтә. Вакыт-вакыт бергәләп уфылдыйлар, башка эмоцияләрен белдерәләр. Мин аларга карап елмаям. Ярар, Португалия дә җинде! 

Көнебезне без Лофотенның иң читендә урнашкан «О» дип аталган шәһәрдә тәмамладык. О –ул норвежча алфавитның соңгы хәрефе, үзенчәлекле  «Å» хәрефе белән языла.

Комментарий юк

Хәзер укыйлар