Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битВидео → “Зөләйха” фильмы (2005 ел)

“Зөләйха” фильмы (2005 ел)

Гүзәл Камалетдинова
Гүзәл Камалетдинова
07 июня 2017
646 карау
“Рамай” студиясе Гаяз Исхакыйның атаклы “Зөләйха”сын экранда җанландырды.
Идея авторы һәм куючы режиссер, генераль продюсер — Рамил Төхвәтуллин.
Сценарий авторы — Юныс Сафиуллин.
Куючы оператор — Әмир Золондинов.
Рәссам — Сергей Скоморохов. Мөхәррирләр —
Туфан Миңнуллин,
Разил Вәлиев.
Консультантлар — Марсель Әхмәтҗанов,
Геннадий Макаров.
 

Татар театрлы, газеталы булыр өчен патша хөкүмәте белән үз вакытында ничек тартышса, кино сәнгатен булдыру өчен дә соңрак шулай ук көрәшә, шулай гына җиңүгә ирешә. Беренче нәфис фильм — “Булат батыр” рус кино сәнгатеннән берничә дистә елга гына калышып, 1927 елда “Советкино”, икенче- се — “Койрыклы йолдыз" — 1929 елда “Востоккино” студиясендә төшерелә. Татар тормышына нигезләнеп язылган тәүге фильмнар шул чор тамашачыларында зур кызыксыну уята. Әмма бүгенге көнгә кадәр кино сәнгате яралгы хәлендә кала бирә. Латин Америкасы се- риаплары — “сабын опералары” белән юанып яшибез. Кызганыч, “Хәзинә” генә түгел, “Упкын”, “Күктау” да зур уңыш казана алмады. Озын-озак еллар буе көтә торгач, “Болгарның җылы җилләре”ннән дә хыял-өметләр суынды инде.

“Зөләйха” дигән нәфис фильм төшерелә башлау хәбәре татар зыялылары күңеленә өмет нуры сирпесә дә, бу эшнең уңышлы чыгачагына ышаныч җитәр- җитмәсрәк иде. Гаяз Исхакый бу әсәрен төрмәләрдә яза башлап, революция чорында тәмамлый, аны шул дәвер күзлегеннән, үз заманының чамасыз кискен таләпләренә туры китереп, лозунглар теленә таянып яза. Татар бәгыренә кан саудырган, әле хәзер дә төзәлмәс яра булып сыкрап торган фаҗигаи хәлләргә 4 нигезләнеп язылган, күп бәхәсләр, фикер каршылыклары уяткан һәм тыелган темага әйләнгән — татарларны көчләп чукындыруны чагылдырган драма әсәре 1994 елда Г. Камал театрында үзгәртелмичә сәхнәләштерелә. Аны Мәскәүдән килгән театр белгечләре дә, үзебезне- келәр дә карый. Гадел бәяләмәләр белән беррәттән, әсәр бәхәсле-каршы- лыклы фикер уятуга сәбәпче булмагае дигән шик тә белдерәләр.
Ниһаять, Г. Камал театрында “Рамай” студиясе төшергән борынгы һәм өр-яңа “Зөләйха”ны тәкъдир итү кичәсе булды. Фильмның сценарий авторы — драматург, актер Юныс Сафиуллин. Ул аны Гаяз Исхакый “Зөләйха"сына нигезләнеп, әмма шул чорны яктырткан төрле чыганакларга киң таянып, шактый нык үзгәртеп, хәтта ки кайбер күренешләрне өстәп, 2002 елның мартында яза башлый. Әйтергә кирәк, үз заманында К. Тинчу- рин театрында баш режиссер булып эшләгән Дамир Сираҗиев та бу әсәрне сәхнәләштерү уе белән ялкынланып, щ Юныс Сафиуллинга сценарий язарга тәкъдим иткән була.
Нәфис фильмның идея авторы һәм режиссер-куючысы Татарстанның атказанган артисты, “Упкын” нәфис фильмы төшереп, режиссер буларак та үзен расларга өлгергән тынгысыз һәм талантлы сәнгаткяр Рамил Төхвәтуллин.
 
Юныс САФИУЛЛИН:
— 1552 елда Казан ханлыгын яулап алган Явыз Иван халыкны тәмам юк итү чарасына керешә: татарларны көчләп чукындыру сәясәтен үткәрә. Хәер, бу юл дөньядагы куп милләтләрне юк иткән иң үтемле ысул икәнлеге күптән мәгълүм. Халыкны милләт буларак юкка чыгудан дин саклый. Башта җайлап, астыртын башланган эш иң куркыныч, явыз ысуллар белән дәвам итә, мәчет-мәдрәсәләр, укымышлы галимнәр юк ителә. Баш күтәрү, ризасызлыклар кан кою, күп бәхетсезлек- ләргә китерсә дә, халык бирешми. Пугачев явына кушылып, Мәскәүгә һөҗүм итәргә җөрьәт итүчеләрнең күпчелеге татарлардан торуы Әби патшаны уйландыра һәм кайбер ташламалар да ясарга мәҗбүр итә. Әмма чукындыру сәясәте тукталмый. Татарлар авыллары-авыллары белән Төркиягә күчеп китәргә мәҗбүр. Элегрәк, көчләп чукындырылган яки үз теләкләре белән христиан динен кабул иткән татарлар да кире ислам диненә — мөселманлыкка кайту өчен көрәшеп карыйлар. Дәүләт һәм халык арасындагы тигезсез көрәш озак елларга сузыла. Г. Исхакыйның “Зөләйхасын Фатих Әмирхан иске хөкүмәткә каршы гаять куәтле гаепләү акты, дип билгели. Христиан миссионерлары башка диннәрне кыргыйлык, хорафат, артта калу билгесе дип тамгалап, күп илләрдә чит халыкларга үз диннәрен тагу өчен ниләр генә кыланмыйлар. Ислам диненә кизәнү әле дә тукталганы юк, аны террорчылар дине дип тамгалауга кадәр барып җиттеләр. Бу шаукымнан барыбыз да хәбәрдар. Диннәр арасындагы дошманлык беркайчан да тукталмаган. Безнең татар — ике динле халык. Күпчелегебез ислам динен тотса да, христианнар - керәшеннәребез дә байтак. Хәер, дөньяда андый халыклар бер без генә түгел.
 
 

 
Патша заманында язылган әсәр бүген дә актуальлеген һич тә җуймаган икән. Беренчедән, үз кавеменең тарихын, көрәшен, үткән юлын һәр халык ачык күзалларга тиеш. Шуны белмәгән халык милләт буларак ваклана, бетә-югала, икенчедән... Телибезме-теләмибезме, динебезне, милләтебезне саклау мәсьәләсе әле бүген дә көн тәртибеннән төшкәне юк. Халыкның азатлык өчен көрәше, фаҗигале еллар аша үткән юлы онытылырга тиеш түгел. Халыкның иреккә омтылышы — ул аның мәңгелек хыялы, өмете, аны яшәтүче көч!
“Рамай” студиясенең бу фильмы халык күңелен дулкынландырмый, уйландырмый калмас...
 
Г. Исхакыйның “Зөләйха”сы, татарның әнә шул — сабак алырлык, гыйбрәт булырлык тарихын чагылдырган пьеса фильм төшерү өчен җирлек булды да инде. Иң мөһиме, ялгышлардан сабак алып халыкларны берләшергә чакыра торган әсәр буларак, кыйммәтен югалтмаган ул. Дөрес, инкыйлаб чорында язылганга күрә, анда дошман эзләү, акны бик ак, караны тоташ кара итеп расларга тырышу да ярылып ята иде.
Ачы тәҗрибә авазын онытмаска чакыру булып яңгырасын иде бу әсәр дигән изге теләктән тотынган эшнең нәтиҗәсе - күз алдыгызда.

Вакыйга Е. Малов көндәлекләренә һәм шул чордагы тарихи документларга нигезләнеп, 1871 елгы вакыйгаларны тасвирлаудан башланып китә.
Көн яктысын каплаган калын пәрдәләр артында миссионерлар, дини академия профессорлары — Николай Иванович Ильминский белән төрки телләр белгече Евфимий Александрович Малов (рольләрне В. Качалов исемендәге рус академия театры артистлары Феликс Пантюшин һәм Сергей Смирнов башкара) гасырлар буе ба- тырып-яндырып, кыйнап та бетмәгән татарны (чөнки аны дин саклый), чукындырылган татар кулы белән юк итү ысулларын эзләү белән мәшгуль.
Татар башын татар ашар! Дөньяның үзе кебек үк иске фикер бу, ләкин нишләтәсең, каһәр, яшәүчән!
Югыйсә, сылу-чибәр, җитез-уңган Зөләйха килен (Г. Камал театры артисткасы Илсөя Төхвәтуллина) өстенә ишелергә тиеш идемени бу кадәр хәсрәт- кайгылар? Барысы да көнләшүдән башлана, дисәк... Энекәшенең иркен сулу алып, Зөләйхалар йортында җитеш тормышта яшәвенә көенгән Әхмәтнең (Илдус Әхмәтҗанов) болардан ничек үч алырга белми йөргән көне... Абыйсы куып чыгаргач, Сәлимҗан (Гафур Каюмов) салымнардан азат булырсың дигән хәйләгә ышанып, үзен генә түгел, хатыны Зөләйха белән бабасы Гыймадины да чиркәү кәгазьләренә урыс итеп яздыра. Моны белеп алган абзый кеше энесен керәшен дип үртәп- төрттереп, алай гына да түгел, һәрдаим чагарга җай эзләп тора. Юк, дин мәсьәләсе, попларның авылга тәре китертүе, мәчет манарасын аударып, шунда тәре куярга маташулары эчен пошырмый аның. Фәкать мәкер — әйткәләшә башлагач, кызып китеп, үзенә сугып җибәргән энесен җәзалау, ягъни авылдан кудырту уе гына йөртә аны. Гыймади кода өзелгәч, “чын мөселман" Әхмәткә “Бә- чилине татар зиратына җирләргә йөриләр”, дип әләкләшергә җай чыга. Максаты — Сәлимҗан белән Зөләйха ара- ^ сын бозу. Тәре алып кайтып барганда пычракка баткан арбаны этешә-этешә, попка (Азат Зарипов) ялагайланып маташуы ямьсез-җирәнгеч тә, кызганыч та аның. Чынлыкта, көнен көнгә ялгау өчен адәмнәр икейөзлеләнергә мәҗбүр. “Авыл җыеныннан земство управасына чәчүлек орлык сорап язганда — алар христианнар. Читкә барып эшләргә кирәк булса да алар христиан паспортын ала”, — дип поп халыкны гаепли дә бит...



Чуалыш вакытында ире белән бергә мәчетнең утын сараена ябылган Зөләйханы да хөкем көтә. Өч баласы һәм унбер ел бергә торган иреннән аерып алып (чөнки Сәлимҗан яздырган кәгазьдәге Марфа Васильевна, имештер, кияүгә чыкмаган кыз, ә үзе — Митрофан — өйләнмәгән егет), монастырьга илтеп ябалар. Сәлимҗанның өзгәләнеп елаулары, тәүбә итүләре ни коткара, ни хәлен җиңеләйтә алмый. Хәер, аның үзен дә богаулап, Чистай төрмәсенә алып китәләр. Өч елдан соң ул төрмәдән кача.

Ә Зөләйха...
Диннән яздырырга теләп нинди генә мәсхәрәле-мыскыллы алымнар куллансалар да, сынмаган, ил-җиреннән аерылгач та, сөргендә дә теләгәнчә уразасын тотып, биш вакыт намазын калдырмый, гомере буе мөселман динен тоткан Зөләйха шул юлда тәмуг газаплары кичергән. Чиркәү әһелләре көчләп кияүгә биргәч, Петрдан туган улы Захар: “Теләсәгез нишләтегез, барыбер мин анамны васыяте буенча татар зиратына илтеп күмәм”, — ди икән, монда тирән мәгънә бар. Иманыннан тайпылмаган, көчле рухлы, йомшак күңелле Зөләйха Илсөя Төхвәтуллина башкаруында ныклык, тугрылык үрнәге итеп кабул ителә. Бу образ милләт анасы дәрәҗәсенә күтәрелгән искиткеч самими образ.
Архиерей алдап, җәннәт вәгъдә итеп, мөселман хатынына өйләндергән Петр ролен Рамил Төхвәтуллин үзе уйный. Сүз дә юк, ышандырырлык итеп уйный. Талантлы кеше нинди рольдә дә, хәтта ул кызганыч-мес- кен, вак адәм булса да, шаккатыра һәм ышандыра ала.
Ап-ак кыр. Ак карны ярып кара- каршы ике чана килә. Берсендә — дин юлында шәһит киткән Зөләйха җәсәде янында кара киемле Захар Петрович утыра, аларга юл сабып, калганында — Габдулла мөрит белән Зөләйханың кызлары.
Талантлы артистларыбыз — Ирек Баһманов (мулла), Шәүкәт Биктимеров (Гыймади), Вера Минкина (Мәхбүбә), Илдус Әхмәтҗанов (Әхмәт), Наил Әюпов (Габдулла), Хәлим Җәләй (Җүләр) башкарган эпизодик рольләрнең дә истә калырлык, үзенчәлекле итеп эшләнүе куандыра.

Фильм — тарих сабакларын онытмаска чакыру булып яңгырый, оптимистик рухта төгәлләнә.
Россиянең үзәгендә урнашкан Татарстаныбызда чын мәгънәсендә халыклар дуслыгы хөкем сөрә. Җир йөзендәге ике бөек динне тотучы төрле милләт кешеләренең үзара тату, килешеп, аңлашып, уртак тормыш алып барулары бөтен дөньяга үрнәк. Бүгенге җир йөзендәге халыклар бербөтен булып тормыш көтә башлаганда, безнең мирасыбызның кыйммәте бермә-бер арта бара.

ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com