Логотип
Безнең йолдызлар

Ноябрь, 2016

Сара Садыйкова (1.11.1906–7.06.1986) – татарларда беренче хатын-кыз композитор, опера җырчысы, драма артисты.


Казанда туа. Фатиха Аитованың кызлар мәктәбендә укый, аннары педагогика техникумына керә. Укытучысы Солтан Габәши аны Мәскәү консерваториясенә укырга җибәрә (1922–1928). 1934–1938 елларда Мәскәүдә татар опера студиясен тәмамлый, бер үк вакытта «Эшче» театрында да эшли. 1942 елда үзенең беренче әсәрен – «Көтәм сине» тангосын яза. Татар операсына нигез салучыларның берсе дә ул. 1925 елда беренче татар операсы «Сания» аның сопраносы өчен иҗат ителә. Сара Садыйкова 400 җыр, 30 спектакльгә көй, 2 музыкаль комедия, инструменталь әсәрләр язган композитор. 1939 елда Татарстанның атказанган артисты, 1977 елда халык артисты исемнәренә лаек була. Үзенең соңгы әсәре булган «Идел суы ага торыр»ны 1986 елда яза. 1990 елда аңа, вафатыннан соң, Тукай премиясе бирелә. Халык әле дә булса аны «Былбыл Сара» дип сагынып, аның челтер тавышын, гел калфактан гына йөргән чып-чын татар хатын-кызы образын онытмый.



Шагыйрь Сибгат Хәким белән. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар