Логотип
Безнең йолдызлар

ноябрь 2014

Люция Фаршатова (10.11.1954) – журналист.
Мамадыш районы Көек-Ерыкса авылында туа. Мәктәптән соң Казан Дәүләт университетына  юл тота. Нияте – журналистика факультетына укырга керү. Әмма яшьлек романтикасына бирелепме, укырга керәсе урынга, Уралга – тимер юл төзелешенә чыгып китә. Шулай да теләгенә ирешә, КДУның журналистика факультетын тәмамлап, 1983 елдан «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында башта корректор, аннары корреспондент, соңрак озак еллар хатлар һәм социаль мәсьәләләр бүлеге мөдире булып эшли. 2008 елда республикабызның «Ел химаячесе» дипломына лаек була. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Журналистлар берлегенең ветераннар советы рәисе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар