Гөлзада Бәйрәмова

Гөлзада Бәйрәмова (26.02.1963) – шагыйрә, публицист-язучы, язучыларның С. Сөләйманова исемендәге кызыксындыру премиясе лауреаты. 
Татарстанның Саба районы Сабай авылында туып-үсә. 1980 елда Олы Шыңар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының журналистика факультетында белем ала. Әле мәктәптә укыган елларында ук шигырьләре, кыска язмалары район һәм республика газеталарында басыла. Университетны тәмамлагач, берара милли китапханәдә эшләп ала, 1989 елдан бүгенге көнгәчә «Казан утлары» журналында эшли. Вакытлы матбугатта шигырьләре, әдәби портретлары, хикәяләре белән даими күренеп тора. 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2006 елда «Әле кайчан гына...» дип аталган беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга. 2013 елда чәчмә әсәрләре һәм әдәби-публицистик язмалары тупланган «Син һаман шул сандугач» китабы, «Дөнья шигырь яздыра» шигъри җыентыгы дөнья күрә.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (2)
Cимвол калды:
  • 28 сентябрь 2021 - 16:59
    Без имени
    Бүген 26 февраль! Котлыйбыз, котлыйбыз! Гөлзада турында күп сөйләп булыр иде. Ул тырыш, булдыклы, чая, җор телле, туры сүзле, зирәк... Гаиләләрендә ун кыз арасында иң төпчеге булып, апаларыннан эшкә дә, уңганлыкка да, горурлыкка да, затлылыкка да өйрәнеп үскән. Талантлы, укымышлы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исеме, Россия Ислам университетын тәмамлау турындагы дипломы, сәләтле мәктәп укучыларының республикакүләм конкурсларында жюри әгъзасы булып, яшьләрнең иҗатын бәяләве, берара мәктәптә яшь журналистлар түгәрәге оештырып йөрүләре... Әнә шундый киңкырлы шәхес ул! Гөлзадага иҗат уңышлары, илһамлы сәгатьләр, сәламәтлек, күп сөенечләр телибез!
  • 28 сентябрь 2021 - 16:59
    Без имени
    Рәхмәт, дусларым, зурлагансыз! Үзем дә "Сөембикә" журналын бик яратып укыйм, уңышлар сезгә!
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан