Логотип
Безнең йолдызлар

Айгөл Бариевага аноним хат килгән. Ә ире?

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариеваның өендәге почта ящигына аноним хат килеп төшкән. Хат 8 март алдыннан ук килсә дә, җырчы аны бәйрәм узгач кына алган. Айгөл хат авторының кем икәнен беләме икән?

- Почтага сирәк кергәлим, шуңа да хатны вакытында алмадым. Кемнән икәне күрсәтелмәгән, ахырдан "Сәлам белән Мин" генә диелгән. Хат альбом битендә бик матур язылган, җылы эчтәлекле. Хат эчендә 8 Март белән тәбрикләү открыткасы да бар иде. Минем өчен бу бик зур сөенеч тә, сюрприз да булды. Хат алмаганга 18 ел чамасы бардыр. Минемчә, хат авторы - хатын-кыз, чөнки ир-егетләр күптән мондый адымнар ясамый инде. Бу кешегә чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Айгөл Бариева.

Җырчының элегрәк тә көтелмәгән бүләкләр алганы булган. "Курьер аша өемә чәчәкләр, уенчыклар, бүләкләр биргәннәре бар. 8 Март алдыннан берсе телефоныма зур күләмдә акча салды", - ди Айгөл. "Ирең көнләшмиме?" дигән сорауга ул: "Бәлки көнләшәдер, әмма миңа күрсәтми", - дип җавап бирде.
 



чыганак: http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар