Логотип
Безнең йолдызлар

Алсу Каюмова

Алсу Каюмова (20.10.1978) – Татарстанның атказанган артисты

Аксубай районы Яңа Ибрай авылында туа. 2000 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлап,  Камал театрына эшкә килә. Тәүге рольләре: «Зәңгәр шәл»дә – Заһирә (К. Тинчурин), «Мин төш күрдем»дә – Алия (З. Хәким), «Урланган мәхәббәт»тә – Анна (И. Франко).
Актрисаның диапазоны киң, ул драматик рольләрне дә, характерлыларын да оста итеп ача белә. Хатын-кызның психологиясен яхшы тоемлап, ышандырырлык итеп уйнавы белән тамашачыны җәлеп итә. 

Рольләренең кайберләре: «Әлдермештән Әлмәндәр»дә – Гөлфирә, Йөзембикә, «Илгизәр+Вера»да – Нина (икесе дә Т. Миңнуллин әсәре), «Саташкан сандугач»та – Миләүшә (Р. Зәйдулла), «Шулай булды шул» спектаклендә – Гөлшат (Т. Миңнуллин), «Ханума»да – Сонэ (А. Цагарели), «Хан кызы Турандык»та – Турандык (К. Гоцци) һәм башкалар. Ире – Татарстанның атказанган артисты Рамил Вәҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар