Логотип
Сәламәтлек

Зыян китерүче эчемлекләр

Сок эчемлекләре Этикеткада «сок нигезендә ясалган эчемлек» дигән язу күрәсез икән, имин булыгыз, каршыгыздагы бутылкада буялган баллы судан башка берни юк... 

Сок эчемлекләре
Этикеткада «сок нигезендә ясалган эчемлек» дигән язу күрәсез икән, имин булыгыз, каршыгыздагы бутылкада буялган баллы судан башка берни юк.  

Күпертелгән каһвә коктейле
Әлеге коктейльләр нигезендә сөт ята, әмма анда 800 калорий һәм 170 грамм шикәр бар! Бу бик күп! Коктейльдәге майлар артерияләрне томалый.

Һуш исле (ароматизированный) эчемлекләр
Суга тәм һәм витамин элементларны кушкач, бәлки ул, дөрестән дә, микроэлементларга бай булыр, әмма андагы артык шикәр булуы организм өчен бик зынлы! Этикеткасына карагыз. Әгәр дә составында су һәм натураль хуш ис ясаучыдан (ароматизатор) тыш башка элементлар да бар икән, мондый эчемлекне алмау хәерле.

Диетик газлы сулар
Бу төр суларда калориялар бик аз яисә алар бөтенләй юк. Шул ук вакытта анда файдалы элементлар да юк шул. Көне буена шушы суларны эчеп йөрисез икән, димәк, башка эчемлекләргә, мисал өчен, яшел чәйгә урын калмый. Бер банка диетик газлы су зыян китермәс, ә менә алты банкадан артыгын эчеп җибәрсәгез (андый кешеләр дә бар!), организмыгыз сезгә рәхмәт әйтмәс…

Җиләк-җимеш коктейльләре
Җиләк-җимеш – бик әйбәт! Әмма алардан тыш коктейльдә бик күп шикәр булыр. 1 литр җиләк-җимеш коктейлендә якынча 700 калорий һәм бары тик 2 грамм аксым булыр. Көн саен шушындый коктейль эчеп, спорт белн шөгыйльләнмәсәгез, ябыгу турында онытсагыз да була…

Спортсменнар эчемлекләре
Бу төр эчемлекләр интенсив спорт күнегүләрдән соңгы майны яндыру өчен каралган. Алай диелсә дә, аның составына төрле баллы элементлар кертелә - алар натураль яки ясалма булырга мөмкин. Калориялар саны нульгә якынлашкан эчемлекләр кирәк!

Спиртлы эчемлекләр
Кайберәүләр алкогольне аз микъдарда – көненә ике өлеш эчсәң зыян килмәс,  диләр. Янәсе кан әйләнеше өчен дә файдалы, «яхшы» холестерин дәрәҗәсен дә күтәрә, шикәрне дә яндыра. Әлеге нормадан артык эчү тазаруга һәм сәламәтлекнең начаруына китерә. Галимнәр әйтүенчә, көненә 3 өлеш алкоголь эчүчеләр арасында яман шеш белән авырып китү проценты югарырак. 

Лимонад
Бер стакан лимонадта 100 калорий, 5 кашык шикәр булуын беләсездер. Өстәвенә анда бер дә туклыклы элементлар юк. Димәк, бу – сыек кәнфит! Файдасы юк!

Энергетиклар
Барлык энергетиклар составына кофеин керә. Бу әлләни куркыныч түгел. Ә менә ул кофеинның һәм шикәрнең артык күп булуы – монысы куркыныч. Энергетик эчкәннән соң уянып киткәндәй булырсыз, көч артканын сизәрсез. Әмма бу озак дәвам итмәс шул, кабат хәлсезләнерсез... 
Энергия кайтарыр өчен яшел чәй эчегез яки әстерхан чикләвеге ашагыз.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар