Логотип
Сәламәтлек

Ураза вакытында дөрес туклану: «Идеаль тарелка»

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, ураза тоту организмның инсулинга һәм лептинга сизгерлеген яхшырта. Шулай ук авырлык һәм абдоминаль май дәрәҗәсе кими. Минусы да юк түгел. Төнлә ашаганлыктан үт куыгына һәм ашказаны асты бизенә нагрузка арта. Шуңа күрә туклану дөрес булырга тиеш.   Сайтыбызның эксперты терапевт, табиб-диетолог Элина БОРҺАНОВАдан киңәшләр. 


Тикшеренүләр күрсәткәнчә, ураза тоту организмның инсулинга һәм лептинга сизгерлеген яхшырта. Шулай ук авырлык һәм абдоминаль май дәрәҗәсе кими. Минусы да юк түгел. Төнлә ашаганлыктан үт куыгына һәм ашказаны асты бизенә нагрузка арта. Шуңа күрә туклану дөрес булырга тиеш. Сайтыбызның эксперты – терапевт, табиб-диетолог Элина БОРҺАНОВАдан киңәшләр. 


– Ашарга 30 минут кала бер стакан җылы минераль су эчеп куегыз. Бу үт бүленеп чыгу өчен кирәк. Үт куыгында таш булганнарга минераль су ярамый.


Баштагы бер-ике атнада ифтар вакытында ферментлар эчәргә киңәш ителә. 


Ашаганда «Идеаль тарелка» принцибы саклансын. Ягъни тәлинкәнең ¼  өлешендә клетчатка (яшелчә һәм төрле яшел үләннәр), 1/4 өлешендә – җиләк-җимеш, 1/4 өлешендә аксым (йомырка, эремчек, ит, балык) 1/4 өлешендә авыр углеводлар (ботка, бәрәңге, ипи (ак ипи түгел!)) Май (ак май, чикләвекләр (чикләвек яхшы үзләштерелсен өчен аларны суда тотып ашарга киңәш ителә) тәлинкәдә  бары бер кашык булырга тиеш. Мондый баланс көне буе энергия биреп торачак. 


Баллы ризыкларны (сухофруктлар һәм финик та шушында керә)  ашар алдыннан йә ашаганнан соң гына мөмкин. Идеаль тәлинкәдә аның күләме – 2 чәй кашыгы. (Мәсәлән, 2-3 финик йә әз генә шоколад.)


Ифтар ашаганда билгеле идеаль тәлинкә күләме зур да булырга мөмкин.  Көне буе ашамый торганнарга бу – норма. Энергия кирәк бит! Ашаганда  ризыкны ныклап чәйнәгез һәм ферментлар турында онытмагыз.


Сәхәрдә дә, ифтарда да «идеаль тарелка» принцибы белән тукланыгыз. 


Кичен  көнлек су нормасын тутырырга тырышыгыз. Суны теләсә кайчан эчәргә була. Ул ашказаны-эчәк эшчәнлегенә комачауламый.


Көне буе ашамый торганнан соң ифтарда тозлы, борычлы, кыздырылган, камыр ризыкларын ашасагыз, организм шок кичерергә мөмкин. Бу ризыкларны ашаганчы организмны әзерләгез. Иң элек яшелчәләр, аш ашап алыгыз.

 
 Д витамины эчәргә онытмагыз. Ул безгә бик кирәкле витамин. 


Мөмкинлек булса, көндез 40–60 минут йоклап алыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар