Логотип
Сәламәтлек

«Толлар бөкресе»

Руслар аны «вдовий горб» дип йөртә.

Урта яшьләрдәге хатын-кызларда була торган бу тайпылышның төп сәбәбе – гормоннар чатаклыгы. Аны шуңа күрә шулай атаганнар да инде: урта гасырларда кырыкны узып киткән күпчелек хатын-кыз тол калган. Кайгыдан башын иеп йөри торгач, муенына йодрык кадәр бөкре үсеп чыккан. Ләкин аның төп сәбәбе башны иеп йөрү генә түгел. Бу яшьтә гадәттә хатын-кызларда менопауза башлана, гормоннар җитәрлек эшләнми. Беренче чиратта бөерөсте бизләре «гаепле». Аннары олыгая башлагач, организмдагы май күзәнәкләре тәннең өске ягына туплана. Ә «толлар бөкресе»  ул  – зарарланган 7нче умыртка өстенә «оялаган» май катламы, ягъни липома. Әгәр дә чирне вакытында дәваламасаң, липома тагын да зураячак. Бу исә гәүдәне генә ямьсезләп калмый, ә баш авыртуы, муенны боруы кыенлышу кебек уңайсызлыклар да китереп чыгара. Озак вакыт башны иеп, компьютер каршында утыру, хәрәкәтнең аз булуы – болар да организмга уңай тәэсир итми, билгеле, умырткага басым арта.

 Массаж, дәва физкультурасы ярдәмендә «толлар бөкресе»н дәвалап була. Билгеле, дәвамлы процесс бу. Иң мөһиме: проблемалы урынга гел тәэсир итеп, ышкып, сыйпап, боргалап тору. Липома бик зур булып, комачауласа, аны хиругия юлы белән алалар.
«Толлар бөкресе» кырыктан узган ханымнар чире булса да, хәзер ул яшьрәкләрдә дә күренә. Әлеге дә баягы компьютер, гел бер позада хәрәкәтсез утыру да гаепле монда. Гәүдәне төз тоту, йөзү, йога белән шөгыльләнү – бөкрене булдырмый калу өчен иң шәп чара. Яшь барган саен эндокринологка да ешрак күренергә кирәк.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар