Логотип
Сәламәтлек

Менопауза чоры: тазарып китмәс өчен, 3 алтын кагыйдәне сакла

Якынча 50 яшьләр тирәсендә һәр хатын-кызның менопауза вакыты җитә. Гүзәл затлар тормышында өченче матур чор бу.

Якынча 50 яшьләр тирәсендә һәр хатын-кызның менопауза вакыты җитә. Гүзәл затлар тормышында өченче матур чор бу. Әмма ул аның организмындагы кайбер үзгәрешләр белән дә бәйле. Гормональ үзгәрешләр башлану аркасында, климакс вакытында кайбер хатын-кызларларның авырлыгы шактый артырга мөмкин. Стресс гормоны – кортизол күбрәк эшләнеп чыга башлый: май катламын ул барлыкка китерә дә.
Ә иң мөһим хатын-кыз гормоны – эстрогенның җитмәве барлык матдәләр алмашыну процессларныда сизелә башлый. Әмма менопауза вакытында гәүдәгә калынаеп китмәү, алай гына түгел, хәтта, киресенчә, ябыгу өчен 3 кагыйдәне саклау җитә.


* Диуретик ризыклар
Менопауза җиткәч, хатын-кыз организмы шешенә торганга әйләнә, шуңа күрә диетологлар күбрәк диуретик ризыклар ашарга тәкъдим итәләр. Моңа менә нәрсәләр керә: помидор (аны, гомумән, сидек юлларында нинди генә патология булса да, ашарга кушалар), сельдерей, гөлҗимеш, кыяр, цитруслар. Боларның барысы да сидек кудыру көченә ия.
Көндәлек рационда аминокислоталар, С витамины, магний да булырга тиеш. Ә менә кыздырылган майлы ризыкларны ашамаска, төнгә каршы артык күп су эчмәскә тырышырга кирәк.

*Метаболизмны тоткарлаучы ризыклардан баш тарту
Матдәләр алмашыну тизлегенә турыдан-туры начар тәэсир итүче ризыклардан тулысынча баш тартырга кирәк. Исерткеч эчемлекләрне кулланудан да бөтенләй тыелу яхшырак: алар ашкайнату трактын ярсыталар, нәтиҗәдә организмның ризыктан файдалы матдәләрне алу, кабул итүе бозыла.
Менә нәрсәләрдән һичшиксез баш тарту кирәк: рафинадланган шикәрдән һәм ул кушыдган барлык ризыклардан. Рафинадланган шикәр организмда инсулинның әле артып, әле кимеп торуын китереп чыгара – бу исә ябыгу процессына комачаулый. Баллы ризыкны күңелегез эзли икән, җиләк-җимеш яки киптерелгән җиләк-җимеш ашагыз – әмма көннең беренче яртысында гына.
Яшь барган саен, организмга лактозаны һәм сөттәге аксымны эшкәртү авырлаша, шуңа күрә, сөт ризыкларыннна баш тарту да дөресрәк булыр.

*Физкультура
Беркайчан да тазарганың булмаска яки диета тотарга да мөмкинсең, әмма чын-чынлап зифа гәүдәле булырга бары тик спорт кына ярдәм итәчәк. Менопауза вакытында бигрәк тә пилатес, йөзү, аквааэробика белән шөгыльләнү файдалы.
Әйткәнебезчә, климакс вакытында стресс гормоны – кортизол эшләп чыгару арта. Шуңа күрә физик хезмәт белән күбрәк, ешрак шөгыльләнергә тәкъдим ителә дә: волейбол, теннис уйнарга, атта йөрергә. Җәяү йөрүне гадәттә кертергә. Боларның барысы да кәефне дә күтәрә бит әле.

Менопаузаны шактый катлаулы чор дияргә дә була. Әмма аның аша бөтен хатын-кыз да үтә. Сәламәтлегеңә игътибарлырак булсаң, сайлап кына ашасаң, климаксның авырлыгын тоймаска дка мөмкин. Иң мөһиме – күбрәк хәрәкәтләнергә: май катламы тупланырга өлгермәсен. Каядыр залга йөрергә мөмкинлегең юк икән, күнегүләрне өйдә дә эшләргә була бит. Үз-үзеңә кул генә селкәмә!

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    МЕНЭ НИ ОЧЕН МИН КЫЯР АШЫЙМ ИКЭЭЭЭЭЭН???? РЭХМЭЭЭЭЭТ СЕЗГЭ!!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мин йогерергэ яратам, торле марафоннарда катнашам, тазарганым юк, мина жинел, куптэн тугел йог кунегулэрне Эшли башладым, уземэ дэ, кунелемэ дэ ошый. Мин жинел уткэрэм климакс чорын, сизелми дэ. Мир узем белэн бик тэ кэнэгэтмен!

      Хәзер укыйлар