Логотип
Сәламәтлек

Лимфа бизләрен чистарту

Лимфалар организмдагы барлык органнарның, барлык тукымаларның эшчәнлегенә бәйле икән. Организмнан токсиннар, шлаклар нәкъ шул лимфа бизләре хисабына чыгарыла да инде. 
Кайберәүләр гөлҗимеш төнәтмәсенең кешедәге лимфа бизләрен чистартуын белмиләрдер әле.

Гөлҗимеш төнәтмәсе лимфаларны чистарту өчен  бердәнбер чара булып саналмый. Мәсәлән, календула төнәтмәсе дә бик яхшы чистарткыч була ала.  10 г календулага 1 стакан кайнар су салып, 20 минут су мунчасында тотыгыз. Шуны суытып сөзегез дә яртышар стаканлап көнгә 3-4 тапкыр эчегез.

Лимфаларны шулай ук кара карлыган яфрагыннан, җимешеннән ясалган төнәтмәләр дә нәтиҗәле чистарта. әлеге төнәтмә шулай ук бөер һәм кан тамырлары тышчасын чистартырга ярдәм итә. Ул календула төнәтмәсе шикелле үк ясала. Аны да, яртышар стаканлап, көнгә 3-4 тапкыр эчәргә кирәк.

Организмны лимфа системасы аша әлеге чистарту курсы ике атнага исәпләнгән. Моның өчен, беренче көннән башлап, 8-10 көн дәвамында, иртәнге ашка 30 минут кала, бер стакан кайнаган су белән активлаштырылган күмер эчәргә кирәк. Күмер токсин калдыкларын эшкәртергә ярдәм итә. Ә дәвалау курсы алдыннан ике атна дәвамындагы (майсыз, камырсыз, ысланган ризыксыз һәм итсез) диетага күчәргә кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар