Логотип
Сәламәтлек

Доктор Леонид Рошаль киңәш итә

Көз көне көннәр салкынаю белән, чирләр дә баш калкыта. Салкын тию, грипп, коронавирус белән авыручылар күбәя. Әлбәттә, үз белдегең белән дәваланырга ярамый – тизрәк табибка барырга кирәк. Ә менә доктор Рошаль киңәшләренә игътибар итәргә ярыйдыр. Ул коронавирустан ничек сакланырга икәнен аңлата.

Бу очракта сарымсак бик үтемле чара икән. Һәр көн иртән йокыдан торгач, иң элек бер-ике сарымсак тырнагын (яхшы, ныклы булсын!) ваклап, таблетка эчкән
кебек су белән йотасың. Ләкин чәй-нә-мәс-кә! Беренчедән, исе килеп торачак, икенчедән, эффекты булмаячак. Сарымсакны кич, йоклар алдыннан чәйнәп
ашасаң да була. Ваклап йотылган сарымсактан ис тә килми, тәме дә сизелми. Ул канны чистарта, коронавирус вакытында тулысынча антивирус ролен үти.

Тагын бер ысул бар. Кура җиләге, карлыган кушып, кайнар су йә кайнар чәй эчәргә кирәк! С витамины мөмкин кадәр күбрәк булсын. Көн дәвамында кайнар
су эчеп йөрү яхшы нәтиҗәләр бирә. Коронавирус 45–50 градуслы температурадагы судан курка.

Белеп торыгыз: төчкертсә, борыннан акса – бу коронавирус түгел. Коры ютәл – коронавирус билгесе. Игътибарлы булыгыз, авырмагыз!

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар