Логотип
Сәламәтлек

Балалар гинекологы: Кайбер әти-әниләр кызларында җитди авыру барын белмиләр дә

Кызлары булганнар белә: кыз баланың репродуктив сәламәтлеге турында тумыштан ук кайгыртырга кирәк.

Кызлары булганнар белә: кыз баланың репродуктив сәламәтлеге турында тумыштан ук кайгыртырга кирәк. Шунлыктан, кечкенә чагында ук аны гинекологка күрсәтү зарур. Әмма табибка кайчан барырга? Һәм нинди очракларда?  Балалар гинекологы, Республика балалар клиник хастаханәсенең гинекология бүлеге мөдире Елена Матвеева белән шул хакта сөйләшәбез. 

– Кыз баланы гинекологка беренче тапкыр ничә яшьтә күрсәтергә кирәк?

– Ата-аналар баланы беренче тапкыр гинекологка мәҗбүри күрсәтергә тиешле сроклар бар. Бу 1 яшьтә, балалар бакчасына керер алдыннан - 3 яшьтә, мәктәпкә керер алдыннан 7 яшьтә, аннары 10-12 яшьтә яшүсмерлек чорына күчкән вакытта. Аннары инде ел саен гинекологка күренү кирәк.

Хәзер күп кенә педиатрлар сабый 1 айлык чагында ук гинекологка җибәрә. Визуаль карау вакытында ук балада үсеш тайпылышларын күреп алырга була. Ягъни, аналык җиңсәсе булмау, хатын-кыз җенесе әгъзаларының дөрес төзелешле булмавы. Аналык җиңсәсе һәм сидек юлы бергә тоташкан очраклар була, бу эндокринология патологиясе дә булып тора. Мондый балаларны без урологка, эндокринологка җибәрәбез. Әгәр операция юлы белән дәвалау кирәк икән, урологлар катлаулы операцияләр башкара.

– Кечкенә яшьтәге кызларда нинди проблемалар булырга мөмкин?

–  Репродуктив, бала табу яшендәге хатын-кызның барлык проблемалары, һичшиксез, балачагында ук туа башлый. Бәлки, элегрәк бу хакта бик сөйләмәгәннәрдер. Ләкин хатын-кыз беренче тапкыр балага уза алмау проблемасы белән мөрәҗәгать иткәч, проблеманы һәрвакыт бала чагыннан ук эзләргә кирәк. Проблемалар чыннан да бик күп. Мин һәрвакыт әйтеп киләм: олылардагы проблемалар балаларда да бар. Аерма бары тик шунда: балаларда бу проблемалар күпкә сирәгрәк очрый. Балаларда да шешләр, күрем циклы бозылу, аналыктан кан китү, төрле киста, ягъни су җыелу, ялкынсыну процесслары һәм башкалар күзәтелә ала.

Аннары тагын шунысы бар: кайбер авырулар балаларда олыларга караганда куәтлерәк уза. Әйтик, ниндидер шешләрнең зыяны күбрәк. Безнең балаларда шешнең яманы да, зарарсызы да очрарга мөмкин. Әгәр инде шеш олырак, бала тапкан хатын-кызда булса – бер хәл, ә инде баланың күкәйлегендә, аналык көпшәсендә шеш табылуы – монысы бик тә куркыныч. Аның киләчәктә бала таба алуы бик икеле.

Олылардагы кебек җиңелрәк уза торган авырулар да бар, ләкин аларны да вакытында ачыклау кирәк.

Еш кына 1 айлык вакытта аналар кызларының җенес әгъзасына гигиена да үткәрә белми. 

Миңа кабул итүгә киләләр, мин җенес әгъзаларын карый башлыйм, ә анда ап-ак калын эремчексыман бүлендек матдәләр. Фәнни телдә алар экскреция дип атала. Әнидән “ник чистартмыйсыз боларны” дип сорагач, ул “безгә педиатр тимәскә кушты” дип әйтә. Җиңсә алды зур бизләреннән бүлендек ул нормаль күренеш, ләкин, күз алдыгызга китерәсезме, алар тышкы җенес әгъзасы иреннәрендә җыелып бара, ә бала памперска кече, олы йомышын үти, болар бөтенесе кушылып, пычракка әйләнә. Ничек инде аны чистартмаска мөмкин?! Димәк, элементар гигиена кагыйдәләрен кайчак педиатр да аңлата алмый. 

Җенес әгъзаларын юганнан соң, ак бүлендек матдәләрне махсус май, зәйтүн, вазелин мае сөртелгән мамык тампоны белән әкрен генә алырга кирәк. Без бит баланың иягенә төкерек агып төшсә, сөртәбез, күзләрен чистартабыз. Бу да шундый секреция бүлендеге. Педиатрлар үзләре дә чистартырга курка, хәтта олылар гинекологлары да “ничек анда нәрсәдер күрә аласыз, бик кечкенә бит” дип гаҗәпләнә, шуңа күрә моны балалар гинекологы карарга тиеш. Кем каравында аерма зур, шуңа күрә 1 яшьтә, һичшиксез, күрсәтү кирәк. Менә шул нарасый чагында ук үсеш тайпылышлары ачыкланса, аннары инде баланы операция ясый алырлык яшькә җиткәнче һәрдаим күрсәтеп торырга кирәк.

Күкәйлектә тумыштан сулы шеш (киста) очраклары да шактый еш очрый. Кайбер очракларда тууга ук операция ясау кирәк, ә башка бер очракларда шул кисталарны күзәтеп торабыз. Тумыштан булган кистаны хатын-кыз йөклелегенең соңгы срогында УЗИ ясаганда ук күреп була. Клиникасына карап, операция вакыты билгеләнә. Кайбер вакытта операция дә кирәк тә түгел, дәвалаганнан соң кисталар үзеннән үзе юкка чыга.

– Җитди проблемалар операциягә кадәр үк китереп җиткерә аламы?

– Катлаулы очракларда операция котылгысыз.  Әйтик, бездә бер кыз бала күзәтелеп тора, без аны Мәскәүгә операциягә җибәргән идек. Аның тугач та төрле үсеш кимчелекләре, пиелонефрит, башка җитешсезлекләре бар иде. Аны миңа алып килделәр дә, стационарда дәваланганда аналык җиңсәсе булмавы ачыкланды. Җиңсәнең аналыкка якын өске өлеше генә булган һәм шунда үлек җыелып яткан, ә аскы өлеше булмаган. Бу шактый җитди җитешсезлек санала. Мондый операцияләр безнең юллама белән федераль үзәктә ясала. Аңа аналык җиңсәсенә ясалма пластика буенча операция башкарылды .

Аналыгы булмаган кызлар да бар. Кайбер әти-әниләр баласының аналыгы һәм аналык җиңсәсе булмавын өлгерү чорына кадәр хәтта белмиләр дә, чөнки моңа кадәр гинекологка күрсәтмәгән булалар.

Кызның күреме башланыр вакыты җиткәч, әниләр аңлый башлый: балага 15 яшь, ә күреме юк. Табибка күренгәч, кайбер вакытта хәтта аналык та булмаган очраклар бар. Синдром Рокитанского-Кюстнера дип атала бу, тумыштан аналык һәм җиңсә юк. Без, кызлар җенси тормышта яши алсын өчен, пластика юлы белән җиңсә ясыйбыз, бу инде 18 яшькә якынайганда гына ясала. Аналыгы булмаганнар инде бала таба алмый, бары тик суррогат аналык юлы белән тапсалар гына. Татарстанда андый очраклар бар.

Проблемалар гинекологиядә еш кына эндокринология белән бәйле. Балаларда барлык авырулар да симптомлы була дигән сүз түгел. Кайвакыт аларны визуаль карау барышында абайлап аласың.

– Ата-аналар нинди билгеләргә игътибар итәргә тиеш?

– Ата-аналарны тышкы җенес әгъзалары тирәсендә авырту, эчнең аскы өлеше сызлау, җенес юлыннан бүлендек матдәләр килү, вульва тирәсендә кызарып тору, сию тәртибе бозылу кебек күренешләр сагайтырга тиеш. Әгәр бала сигәндә авырту сизсә, сирәк яки еш сисә дә, проблема бар дигән сүз. Нигездә, нефрология, урология патологияләре гинекология белән бергә үрелеп бара. Шуңа күрә ул урогениталь система дип атала. Бөерләрдә, сидек куыгында ялкынсыну булса, инфекция еш кына җиңсәгә үтә, чөнки ике тишек янәшә бит. Һәм, киресенчә, әгәр ялкынсыну башта аналык җиңсәсендә башлана икән, гинекологияне вакытында дәвалап булмаса, ялкынсынудан арынмасаң, уретрага да инфекция эләгә ала. Нәтиҗәдә, цистит, хроник пиелонефрит һәм башка чирләр барлыкка килә. Шуңа күрә мондый балалар параллель рәвештә урологта, нефрологта, гинекологта да күзәтү уза.

Эч авырту, эч зураю да ата-аналарны уйландырырга тиеш. Бу мөһим симптом. Минем практикада бары тик баласының эче үсә башлавына гына борчылып килгән ата-аналар бар. Бернинди авырту юк, ә эч үсә.

Ата-анасы белмәгән йөклелек очраклары да булды. Бер кыз вакытыннан иртә җенси үсеш, симерү диагнозы белән эндокринология бүлегендә ятты. Ул чыннан да зур гәүдәле иде. Минем кабинетка керүгә үк, эч формасы симерүгә охшамаганын күреп алдым. Баксаң, анда 39 атналык йөклелек икән. Яшүсмер бала үзенең йөкле булуын аңламаган да, бала селкенүне эчәкләре дип уйлаган. Без аны шундук Республика клиник хастаханәсенә күчердек. Зур эч белән килеп, аннары зарарсыз яки яман шеше ачыкланган вакытлар да булды. Ата-аналарга моңа игътибарлы булырга кирәк. Әгәр шик туса, кичкемәстән шундук алып килергә кирәк. Без ата-аналардан бу темага сөйләшкәндә, алар: “Без бала яхшы туклана, шуңа тазара дип уйладык” дип җавап бирәләр.

Тагын бер симптом – кызларда норма буенча 8 яшьтән соң икенчел җенес билгеләре барлыкка килергә мөмкин. 12 яшькә кадәр алар, һичшиксез, күренә башларга тиеш – бизләре үсә башлый, култык астында, касыгында йончыклар күренә башларга мөмкин. Әгәр 12 яшькә кадәр болар булмаса, җенси үсеш тоткарлана дигән сүз. Бу очракта да кичекмәстән гинекологка, эндокринологка мөрәҗәгать итү мөһим. Еш кына мондый мөрәҗәгатьләрдә параллель рәвештә соматик авырулар да ачыклана. Киресенчә дә булырга мөмкин. Кайбер балаларда җенси үсеш 8 яшькә кадәр үк күзәтелә. Хәтта 3-4 яшьтә дә күкрәк бизләренең тыгызлануын, зураюын сизеп ала ата-аналар. Без ул балаларга вакытыннан алда җенси үсеш диагнозы куябыз, андыйларны эндокринологлар белән бергә тикшерәбез. Кызганыч, 3-4 яшьтә күрем килгән очраклар да булгалый, бу вакытта җитди дәвалау кирәк. Димәк, күкрәк бизләре 1-2 яшьтә үк үсә башлаган була, ә әниләр кан күргәч кенә мөрәҗәгать итә. Бу балалар эндокринологиядә дәвала, гинекологлар белән бергә җенси үсешне тоткарлап торучы препаратлар кулланыла.

Тагын бер кабатлап әйтәм: болар шактый җитди тайпылышлар. Әгәр 8 яшьтә күкрәк күренсә, әллә ни куркыныч түгел, кемдәдер 8, кемдәдер 11 яшьтән соң зурая башлый, бу индивидуаль. Ә инде 8 дән иртә булса, борчылу урынлы. Күрем дә 12-15 яшь арасында булырга тиеш дип бара идек элек, хәзер балалар акселератлар тиз өлгерә, 10 яшьтән дә булырга мөмкин. Бу инде норма санала. 15 яшькә кадәр әле көтәргә була. Әгәр инде 15 тулып китеп тә күреме килмәсә, чаң сугарга кирәк. Димәк, ниндидер җитешсезлек бар, гинекологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аналык булмаган очракта да күрем килмәскә мөмкин. Гормональ тайпылышлар да күрем булмау сәбәбе булу ихтимал. Аннары шундый очраклар була: аналык бар, ә җиңсәнең бер өлеше юк, кызның күреме килгән, ә кан ябык җиңсәдә җыелып бара, чыга алмый. Бу очракта җиңсәгә пластика буенча операция ясала. Болар барысы да Республика клиник хастаханәсендә башкарыла, мин моның белән шөгыльләнәм.       

Ата-аналар колагына бер киңәш: сөт бизләре үсә башлаган вакыттан менархиягә, ягъни күрем килүгә кадәр гадәттә 2 ел вакыт уза. Ата-аналар моны белергә тиеш.

Гомумән, ата-аналарның гинекологка килүе зарур, чөнки белмәгән нечкәлекләре бик күп. Алар кызның кайчан һәм кайда нәрсәсе барлыкка киләсен, үсмерлек, өлгерү, гигиена кагыйдәләрен белергә тиеш. Кыз баланың җенес әгъзаларын юуның да үз нечкәлекләре бар.

– Балигъ булмаган яшүсмерләр арасында бала табучылар, аборт ясатучылар бармы? Моңа дучар булган яшүсмерләр бу адымнарга ата-ана ризалыгы белән барамы?

– Ни кызганыч, андый очраклар да була. 15 яшьтән соң бала табибка үзе генә, ата-анасыннан башка гына килергә хокуклы, ягъни без, табиблар, бала ризалыгыннан башка ата-аналарга мәгълүмат бирә алмыйбыз. Ә 15 яшькә кадәр бары тик аналары белән генә килә алалар. Әмма 15 тән узса да, еш кына бу мәсьәләләр әти-әни белән хәл ителә.

Елена Матвеева 2016 елда Татарстанда балигъ булмаган үсмерләрнең бала табу һәм абортлар ясату күрсәткечләре белән дә уртаклашты. 

Былтыр ике кыз 14 яше тулганчы ук әни була. 15 яшькә кадәр – 3 (0,01 процент), 16 яшькә кадәр булган – 18 (0, 04 процент), 17 яшькә кадәр – 73 (0,14 процент), 18 яшькә кадәрге – 142 (0,28 процент), 18 яшь һәм аннан олырак 50 097 (98,2 процент) үсмер бала тапкан.

Абортларга килгәндә, 15 яше тулганчы 3, 16 яше тулганчы 12 (0,07 процент), 17 яше тулганчы 27 (0,2 процент), 18 яше тулганчы 62 (0,4 процент), 18 һәм аннан олырак 16751 кыз (99,4 процент) абортка барган.               

чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар