Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Зәйнәбкә кызыл иннек нигә кирәк?

 Җырчы кызыл төстәге иннекне бик сирәк куллануын, әмма аның менә дигән хайфхак булуын әйтә.


 Җырчы кызыл төстәге иннекне бик сирәк куллануын, әмма аның менә дигән лайфхак булуын әйтә.


Үзенең социаль  челтәрләрендә  җырчы әнисенең яшь чагында ничек итеп бизәнүен искә алган. «Әни яшьлекләрендә, кич чыкканда кашны күмер белән, кершән итеп бит очына кызыл чөгендер сөртә идек», – дип, күз яшьләрен сөртә-сөртә сөйли иде. Аннан:  «Әй, юклык заманасы, илдә хәерчелек нык иде, бетләучеләр күп иде», – дип , әрнеп, өзгәләнеп, исенә төшерә торган иде...»

Һәр чорның үз кызыгы, һәр кешенең үз дөньясы...


Зәйнәб үзләренең дә яшь чактагы хатирәләре белән уртаклаша:
«Безнең яшь чакта да шулай ук кияргә әллә нәрсә юк иде, апа-абыйлардан калган киемне, ярый тишеге юк бит әле, дип киеп куя идек. Авылда клубка туфли кияргә оялып, каш йолкырга куркып, матуррак киемне дә кияргә кыенсынган чаклар була иде. Ак булса, ак кер күтәрми, кызыл булса, нык якты дип күзгә төртүчеләр гел чыгып тора иде ул. Булгандыр әле сездә дә матуррак, яңарак әйбер кисәң: «Әссстәгъфирулла, ни кигән булган инде, ууф, кыланчык», – дип арттан пышылдаучы кызлар», – дип яза җырчы. 


Зәйнәб  кызыл төсне яратмавына  карамастан,  сирәк булса да кызыл иннек сөртүен, аны биттәге җыерчыкларны матур күрсәтсен өчен куллануын әйтә. Зәйнәбкә кызыл иннек килешәме?
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Узена килешканен таба гына алмый инде

    Хәзер укыйлар