Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Җырчы Алсудан бәхет рецепты

«Әлегә һава торышы да шатландырмый, кәефне күтәрер өчен тикшереп каралган үз алымнарым белән бүлешәм. Бу алымнарның һәрберсе эшли, әмма барысын бергә эшләсәгез, бәхет киләчәк», – дип яза социаль челтәрләрендә Алсу. Нинди алымнар соң?

–    Дога укыгыз.
–    Кочаклашыгыз.
–    Саваплы эшләр башкарыгыз (мәсәлән, хәер бирегез).
–    Әниегезгә йә яраткан якын кешегезгә шалтыратып мәхәббәтегезне аңлатыгыз, аның  нинди асыл кеше булуын әйтегез.
–    Саф һавада йөрегез, кәефне күтәрә торган музыка тыңлагыз, йөгерегез, сикерегез.
–    Контрастлы душ керегез.
–     Бер чынаяк яраткан каһвәгезне эчегез.
–    Прическа, макияж ясагыз һәм ачык төстәге киемнәр киегез.
–    Хәзерге минутта авырлык кичергән берәр кеше турында уйлап куегыз. Вөҗдан (әгәр дә ул булса!) бик тиз хискә китерәчәк.
–    Ситуацияне кабул итегез. Әгәр дә аны үзгәртеп булмый икән, аңа  мөнәсәбәтегезне үзгәртегез.
–    Тормышыгызда булган бөтен  яхшылыкны бәяләгез. Аларны һәрвакыт искә төшереп торыгыз.
 
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Йөзенең нуры калмаган. "Ябригә өйләнгән дә, кияүгә барган да шул кавемгә әйләнә" диләр иде, хактыр күрәсең.

    Хәзер укыйлар