Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

«Ядәч! Истә!» фильмы – тиздән экраннарда!

14 сентябрьдә Байбулат Батулланың «Ядәч! Истә!» дип аталган фильмы  прокатка чыгарга тиеш. Әлеге фильм Илһам исемле маланың җәйге каникулларда авылга –  әби-бабайсы янына кайткач күргән маҗаралары турында. 

14 сентябрьдә Байбулат Батулланың «Ядәч! Истә!» дип аталган фильмы  прокатка чыгарга тиеш. Әлеге фильм Илһам исемле малайның җәйге каникулларда авылга –  әби-бабасы янына кайткач күргән маҗаралары турында. 
Алты яшьлек Илһам каникулларны авылда уздыра һәм әти-әнисен бик юксына. Оныгының ничек тә күңелен күрер өчен, бабасы «Ядәч! Истә!» дигән легендар уенны исенә төшерә. Баштарак бу Суфия әбекәйгә бер дә ошамый. Шулай да тора-бара әлеге уен аркасында шушы гаиләнең генә түгел, бөтен авылның тормышы һәм хыяллары үзгәрә башлый. 

– Бала вакытта «Ядәч! Истә!» дигән уенны үзем дә еш уйный идем. Гадәти бер кичке ашны күңел ачуга кайтарып калдыра торган уен ул, –  дип сөйли фильның режиссеры Байбулат Батулла. – Шушы уен рәвешендәге сюжет сызыгы буенча фильм төшерү теләге миндә инде 2015 елда ук туган булган, бу хакта язып та куйганмын. «Ядәч! Истә!» – кешеләрдә яшәү яменең юкка чыгуы турында ул. Алар үз-үзләренә кул селтәгәннәр дә, язмышка үпкәлиләр. Геройлар өлкән яшьтә булсалар да, фильмга яшьнең катнашы юк. Андый кешеләр минем чордашлар, 30 яшьлекләр арасында да очрый. Минем үземдә дә булгалый андый «үпкә».
Фильм кабаттан яшәү ямен табу, яшәү теләген уяту турында. Кешене алга барырга этәрә торган нәрсәне табуның никадәр мөһим булуы хакында. Уендагы сөяк – өмет символы ул: «хыялларыңны истә тот, идеяңне онытма, максатыңны истән чыгарма һәм аңа карап алга бар». Без бит беренче тапкыр уңышсызлыкка юлыгу белән үк хыялыбызны читкә тибәрәбез. Теләсә кайсы хыялдан баш тартып була, ләкин болай эшләмәвең яхшырак. 

Байбулат Батулланың «Ядәч! Истә!» фильмы «Короче» фестиваленең тулы метражлы дебютлар программасында катнашкан иде. 

Рольләрдә: Рабит Батулла, Роза Хәйруллина, Юныс Таиров, Алмаз Хәмзин, Нияз Мөбарәкҗанов, Сирень Бәйрәмов, Алинә Насыйбуллина, Нурбәк Батулла һәм башкалар. 

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безда исемда- оттым дип уйнала иде ул

    Хәзер укыйлар