Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Вилли белән Элвин Грей Гөлназ Асаева аркасында тарткалашамы?

Элвин Грей VILLI проектының төгәлләнүе турында хәбәр итте.

Элвин Грей VILLI проектының төгәлләнүе турында хәбәр итте. 
–    Мин һәм минем команда кайбер кешеләрнең чын йөзен күрде. Без берничә көн элек инстаграм челтәренә куелган сәер видеога гаҗәпләндек. Вилдан Шәмсетдинов үзен проекттан азат кеше дип атады, – дип яза Элвин Грей.
«Элвин Грей» иҗат төркеме белдерүенчә, Вилдан Шәмсетдиновка җырларын башкару, Вилли исемен куллану тыела. Шулай ук аның җырлары да музыкаль мәйданнарда ротацияләүдән алына. Җырчыны чарага чакыручыларны да закон бозучыларга тиңләп, аларга 5000000 сумга кадәр штраф җәзасы биреләчәк. 
Күпләр бу конфликтны кайчандыр Радик Юлъякшин очрашып йөргән, хәзер Вилдан Шәмсетдиновка кияүгә чыккан Гөлназ Асаева аркасында килеп чыккан, дип фаразлый. Әмма егетләр сәбәп башкада дип белдерә.

Җырчылар арасында чыккан бу конфликт ни белән тәмамлануын киләчәк күрсәтер. Бәлки Гөлназ Асаева үзе дә ачыклык кертер әле. Ни генә булмасын, «Элвин Грей» төркеме күңелсез яшәми. Килешәсезме? 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар