Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Тагын бер югалту: Валентин Гафт вафат

Бүген 85 яшендә РСФСР ның халык артисты Валентин Гафт вафат.

Бүген – 12 декабрь көнне 85 яшендә барыбызның да яраткан актеры, РСФСРның халык артисты Валентин Гафт вафат булган. Бу хакта аның хатыны актриса Ольга Остроумова хәбәр иткән.

Валентин Гафт 1935 елның 2 сентябрендә Мәскәүдә туган. 1957 елда МХАТны тәмамлаган. Мәскәү драма театрында, Сатира театрында, Моссовет исемендәге театрда эшләгән. 1969 елдан башлап ул «Современник» театры труппасында уйнаган.
Без аны күбрәк кинода уйнаган рольләре – «Семнадцать мгновений весны», «Здравствуйте, я ваша тетя!», «Чародей», «Гараж», «Дневной поезд» һәм башка бик күп фильмнар аша беләбез.  Ул уйнаган рольләрне башка беркем белән дә бутау мөмкин түгел. 
Актер 15 декабрь көнне Мәскәүдә җирләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар