Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

«ТМТВ» премиясен тапшыру тантанасы: купшы образлар, көтелмәгән чыгышлар, яңа исемнәр

Кичә Казанның «Пирамида» концертлар залы гөрләде. Алты сәгатьтән артык барган тамашада 45 номинант, 55 җырчы, 10 дуэт, 48 номер, 60 тан артык биюче, затлы, купшы образлар, яңа исемнәр, көтелмәгән чыгышлар булды. Быелгы – дүртенче тапкыр уздырыла торган «ТМТV» премиясенең тантанасы әнә шулар белән истә калачак.

Кичә Казанның «Пирамида» концертлар залы гөрләде. Алты сәгатьтән артык барган тамашада 45 номинант, 55 җырчы, 10 дуэт, 48 номер, 60 тан артык биюче, затлы, купшы образлар, яңа исемнәр, көтелмәгән чыгышлар булды. Быелгы – дүртенче тапкыр уздырыла торган «ТМТV» премиясенең тантанасы әнә шулар белән истә калачак. 


Истә калган образлар 

Башка еллардан аермалы буларак, быел кызыл келәмне «Пирамида» эченә җәйгәннәр иде. Концерт сәгать кичке 5 тә башланса, җырчылар кызыл келәмнән көндезге 3 тә үк узды. Күпчелек артист әлеге тамашага икешәр костюм әзерләгән иде. 

Костюм дигәннән, кичәге тантанадагы образларда ак, кара һәм кызыл төсләрнең өстенлек итүенә игътибар иттек. Мәсәлән, алып баручыларның берсе – Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова; Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова («Хит-парадлар лидеры» номинациясе); Рамилә-Рамил Хәйретдиновлар дуэты («Җырлы гаилә» номинациясе), Гүзәлия кызыл костюмнарын кара төслегә алыштырды. 

Безгә калса, әлеге тантанада иң матур, иң купшы һәм затлы костюм-образ танылган җырчылар Салават Миңнеханов белән Гүзәлемдә («Иң яхшы клип» номинациясе) иде. Сәхнә артындагы сөйләшүләргә караганда, иң кыйммәтле күлмәк тә нәкъ менә Гүзәлемнеке булырга тиеш. Баксаң, шундый матур һәм катлаулы эшне нибары өч көндә башкарганнар. 

– Бу костюмнарыбызның авторы – модельер Зәринә Бабаджанова. Без аның янына баргач, ул: «Миндә бик шәп идея бар», – дип, әлеге образны тәкъдим итте. Безгә бик ошады. Сез ышанмассыз да, ләкин әлеге костюмнар өч көн эчендә тегелде. Хәтта кызыл келәм башланган вакытта да әзер түгел иде әле ул. Әлеге чара барганда соңгы штрихларын эшләп бетереп алып килделәр һәм без кызыл келәмгә чак-чак өлгердек, – дип шаккаттырды безне Салават.

Ә менә башка вакытларда матур-матур күлмәкләре белән таң калдыра торган җырчы туташ Азалия Зиннәтнең образы бу юлы күпчелек тамашачыга хуш килмәде. Тантананың иң уңышсыз киеме дә, бәлки, аныкы булгандыр. 


Истә калган мизгелләр


Тамашада көтелмәгән мизгелләр дә булды. Шундый хәлнең берсе, мәсәлән, «Бәхетле» төркеме («Ел ачышы» номинациясе) егетләре белән килеп чыкты. Җырларын тәмамлагач, егетләрнең берсен котларга чәчәк бәйләме тоткан бер кыз менде. Ләкин һич көтмәгәндә ул меңләгән тамашачы каршында егетне ирененнән үк үбә башлады. Бу бик уңышлы пиар-адым булдымы, әллә чыннан да көтелмәгән хәл идеме, анысы тәгаен генә аңлашылмады. Тик егетләрнең үз-үзләрен тотышларына караганда, әлеге кыз аның танышы түгел. Ә бәлки, алар бик яхшы актердыр? Кыскасы, ни булса да, татар сәхнәсендә мондый хәлнең булганы юк иде әле.    

Ә тамашачының күңеленә иң хуш килгән мизгел, ул, әлбәттә, мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакировны искә алу булды. Бу очракта, «Барс-Медиа» холдингына «Афәрин!» диясе генә кала.   

Болардан тыш, быелгы тантана Башкортстаннан килгән җырчыларның күп булуы белән дә игътибарны җәлеп итте. Башкортстанның атказанган артистлары Гүзәл Әхмәтова (Илшат Яппаров белән «Яңа дуэт» номинациясе), Әнвәр Нургалиев («Иң яхшы клип һәм җыр» номинациясе), Радик Юльякшин, Рамил-Рамилә Хәйретдиновлар («Җырлы гаилә» номинациясе), Марат Шәйбәков («Хатын-кызлар мәхәббәте» номинациясе), «Бәхетле» төркеме, Фирүзә Париж («Оригиналь исем») һәм башкалар Татарстан тамашачысының күңелен яуларга тырышты. Шулай ук күп җырчылар статуэткаларга беренче тапкыр лаек булды. Рината Тей, Хәбип Шәрипов, Марат Шәйбәков, Илшат Яппаров, «Бәхетле» төркеме һәм башкалар – әнә шундыйлардан. «ТМТВ» премиясен тапшыру тантанасында беренче тапкыр чыгыш ясаучылар арасында Фирдүс Тямаевның хәләл җефете Резидә Әхмәтвәлиева («Иң лирик җыр» номинациясе) дә бар иде. Ә менә Фирдүс үзе чыгыш ясамады. 

Моңа кадәр «Артур-Марат» дуэты буларак иҗат итеп, статуэтка алып килгән Артур Минһаҗев беренче тапкыр ялгызы гына чыгыш ясады. Аның «Үзең килсәң иде» җыры «Романтик җырчы» номинациясендә бүләкләнде. 

«Оригиналь исем» номинациясендә Башкортстан җырчысы Фирүзә Париж билгеләнде. 

– Бик күпләр минем «Париж» псевдонимы белән кызыксына. Париж – картәтәмнең (Башкортстанда бабайны шулай йөртәләр) исеме. Шуңа күрә мин аны псевдоним итеп алдым, – диде ул.

Ә менә Элвин Грей ике номинациядә җиңүче буларак тәкъдим ителде. Ул иҗатташ дусты Бабек Мамедрзаев белән «Чит илдә төшерелгән иң яхшы клип» һәм «Иң популяр җырчы» номинацияләрендә җиңүче булды. Радик шулай ук ике җыр да башкарды.

Башка еллардагы кебек, әлеге грандиоз чара быел да Башкорстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов, Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиевадан башка узмады. Ә менә даими кунаклар Салават Фәтхетдинов һәм Зәйнәп Фәрхетдинова ни сәбәпледер тамашада булмады. Шулай ук бу тамаша Илсөя Бәдретдиновадан да башка гына узды.   


Номинацияләр һәм җырчылар исемлеге: 

1. «Иң яхшы старт» – Марина Карпова;
2. «Иң назлы дуэт» – Лия Шәмсина һәм Хәбип Шәрипов; 
3. «Яңа исем» – Рината Тей; 
4. «Иң яхшы җыр театры» – Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов; 
5. «Яңа иҗади тандем» – Гүзәлия һәм Азалия Вәлиева;
 6. «Ел ачышы» – «Бәхетле» төркеме; 
7. «Топ клип» хит-парады лидеры» – Данир Сабиров; 
8. «Ягымлы җырчы» – Люция Мусина;
9. «Мәхәббәт җырчысы» – Фәрит Фәйзрахманов; 
10. «Танцеваль проект» – ANN SU; 
11. «Романтик җырчы» – Чәчкә; 
12. «Романтик җырчы» – Артур Минһаҗев; 
13. «Иң яхшы лирик җыр» – Илсаф, «Онытырга телим мин сине»;
14. «Чит илдә төшерелгән иң яхшы клип» – Элвин Грей һәм Бабек Мамедрзаев; 
15. «Яңа сольный проект» – Линара Батталова; 
16. «Яшьләр проекты» – Динара Рәхимова; 
17. «Оригиналь исем» – Фирүзә Париж; 
18. «Автор-башкаручы» – Виталий Агапов; 
19. «Җырлы гаилә» – Рамил-Рамилә Хәйретдиновлар; 
20. «Егетләр мәхәббәте» – Динә Вәлиева; 
21. «Хатын-кызлар мәхәббәте» – Марат Шәйбәков; 
22. «Хит-парадлар лидеры» – Ландыш Нигъмәтҗанова; 
23. «Иң яхшы клип» – Салават һәм Гүзәлем Миңнехановлар, («Мин сине озак эзләдем»); 
24. «Иң популяр җырчы» – Элвин Грей;
25. «Иң стильле башкаручы» – Алсу Әбелханова; 
26. «Иң стильле башкаручы» – Айрат Сафин; 
27. «Кабатланмас тавыш» – Эльмира Кәлимуллина; 
28. «Лирик җырчы» – Рамил Галимҗанов; 
29. «Халыкчан җырчы» – Вадим Захаров; 
30. «Ел ташкыны» – Хәким; 
31. «Яңа дуэт» – Гүзәл Әхмәтова һәм Илшат Яппаров; 
32. «Иң яхшы лирик җыр» – Рәфинә Ганиуллина, («Исемсез хат»); 
33. «Лирик җырчы» – Резедә Әхмәтвәлиева; 
34. «ТМТВ гимны өчен» – Булат Җиһаншин; 
35. «Иң яхшы клип һәм җыр» – Азалия Зиннәт, («Җаныкаем»); 
36. «ТМТВ продакшн тәкъдим иткән иң яхшы клип» – Эльмира Сөләйманова, «Сине яратканны онытма»; 
37 «Герой ата» – Илназ Баһ; 
38. «Гастрольләр рекордсмены» – Ризат-Зинира Рамазановлар; 
39. «Иң яхшы дуэт» – Алсу-Азат Фазлыевлар; 
40. «Иң яхшы клип һәм җыр» – Әнвәр Нургалиев, «Кочаклама яратмыйча»;
41. «ТМТВ телеканалының махсус премиясе» – Хәмдүнә Тимергалиева; 
42. «Тамашачы мәхәббәте» – Иркә;
43. «Тамашачы мәхәббәте» – Рифат Зарипов; 
44. «Халык мәхәббәте» – Филүс Каһиров;
45. ТМТВ каналының махсус номинациясе – «Татар сәнгатенә зур өлеш керткән өчен» – Айдар Галимов. 

Фото: Марат Хафизов

 

Галерея

Теги: ТМТV «ТМТV» премиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар