Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Татар радиосына –20 ел: хатирәләр

Данир Сабировны радиога эшкә алмаганнар, Рифат Зарипов эшли башлагач, үзе киткән.


26 майда Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда «Татар радиосы» 20 еллык юбилеен зурлап билгеләп узды. Журналистлар өчен узган матбугат конференциясендә радионың баш мөхәррире Рамил Шәрәфиев чарага  барлык билетлар да сатылып бетелүен,  тамашага җиде мең тамашачы җыелуын хәбәр итте. Радионың алып баручысы Назлыгөл Сөнгатова «Татар радиосы»  Россиянең иң зур милли радиостанцияләре бишлегенә кергән татар телендәге беренче радиостанция булуын искәртте.


 «Татар радиосы» 2000 нче елда барлыкка килә.  Эфирга беренче чыгучы булып  Булат Бәйрәмов саналса, иң беренче куелган җыр  Айдар Галимовныкы була.  Матбугат конференциясендә кызыклы фактлар да калкып чыкты. Әйтик, Данир Сабиров заманында радиога эш сорап килә, ләкин аны кире боралар. «Гөлназ мине ошатты, калганнар ошатмады һәм алмады» дип искә алды ул. Кем белә, Данир Сабировны эшкә алган булсалар, ул бүгенге көндә  халык арасында җырчы, пародист булып йөри алыр иде микән? 
 Рифат Зарипов та заманында «Татар радиосы»на   кастинг узган.  «2006 елда Әбри Хәбриев белән кастинг уздык. Беренче көнне үк эфирга чыктык. Ул вакытта кайда килеп эләккәнемне аңламадым. Өч-дүрт эфирдан соң, радионы ташлап китәргә туры килде. Печән вакыты җитте, көтү көтәргә авылга кайтып киттем»,– дип искә алды ул.  
    Бүгенге көндә «Татар радиосы»  үзенең бай архивы белән мактана ала: фондта меңнән артык җырчының 15 мең җыры саклана.  
     Юбилей концерты да символик рәвештә Айдар Галимов чыгышы белән башланып китте. Тамаша биш сәгатькә якын барды. Халык алдында  татар эстрадасы метрлары Зөлфәт Хәким, Салават, Айдар Галимов, Элвин Грей, Әнвәр Нургалиев, Иркә, Рифат Зарипов, Данир Сабиров, Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин һ. б. чыгыш ясады.  
    Концертны Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова, алып баручы Айрат Ильясов, радионың баш мөхәррире Рамил Шәрәфиев алып барды. Алар барысы да радио белән бәйле шәхесләр. Гөлназ Сәфәрова 2004 елдан бирле радиода хезмәт куя. Гөлназ «Татар радиосы»на акча эшләү теләге белән урнашкан икән. Вузда көндезге бүлектә укыганда төнге эфирларга чыга торган булган. «Радиога бер килеп эләккән кеше эфир тәмен белеп ала һәм китә алмый. Хәзер туры эфирларда эшләмим. Ләкин радио составында кала бирәм»,– дип сөйләде ул. 



26 майда Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда «Татар радиосы» 20 еллык юбилеен зурлап билгеләп узды.  Журналистлар өчен узган матбугат конференциясендә радионың баш мөхәррире Рамил Шәрәфиев чарага  барлык билетлар да сатылып бетелүен,  тамашага җиде мең тамашачы җыелуын хәбәр итте. Радионың алып баручысы Назлыгөл Сөнгатова «Татар радиосы»  Россиянең иң зур милли радиостанцияләре бишлегенә кергән татар телендәге беренче радиостанция булуын искәртте.
 «Татар радиосы» 2000 нче елда барлыкка килә.  Эфирга беренче чыгучы булып  Булат Бәйрәмов саналса, иң беренче куелган җыр  Айдар Галимовныкы була.  Матбугат конференциясендә кызыклы фактлар да калкып чыкты. Әйтик, Данир Сабиров заманында радиога эш сорап килә, ләкин аны кире боралар. «Гөлназ мине ошатты, калганнар ошатмады һәм алмады» дип искә алды ул. Кем белә, Данир Сабировны эшкә алган булсалар, ул бүгенге көндә  халык арасында җырчы, пародист булып йөри алыр иде микән? 
 Рифат Зарипов та заманында «Татар радиосы»на   кастинг узган.  «2006 елда Әбри Хәбриев белән кастинг уздык. Беренче көнне үк эфирга чыктык. Ул вакытта кайда килеп эләккәнемне аңламадым. Өч-дүрт эфирдан соң, радионы ташлап китәргә туры килде. Печән вакыты җитте, көтү көтәргә авылга кайтып киттем»,– дип искә алды ул.  
    Бүгенге көндә «Татар радиосы»  үзенең бай архивы белән мактана ала: фондта меңнән артык җырчының 15 мең җыры саклана.  
     Юбилей концерты да символик рәвештә Айдар Галимов чыгышы белән башланып китте.

Тамаша биш сәгатькә якын барды. Халык алдында  татар эстрадасы метрлары Зөлфәт Хәким, Салават, Айдар Галимов, Элвин Грей, Әнвәр Нургалиев, Иркә, Рифат Зарипов, Данир Сабиров, Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин һ. б. чыгыш ясады.  
    Концертны Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова, алып баручы Айрат Ильясов, радионың баш мөхәррире Рамил Шәрәфиев алып барды. Алар барысы да радио белән бәйле шәхесләр. Гөлназ Сәфәрова 2004 елдан бирле радиода хезмәт куя. Гөлназ «Татар радиосы»на акча эшләү теләге белән урнашкан икән. Вузда көндезге бүлектә укыганда төнге эфирларга чыга торган булган. «Радиога бер килеп эләккән кеше эфир тәмен белеп ала һәм китә алмый. Хәзер туры эфирларда эшләмим. Ләкин радио составында кала бирәм»,– дип сөйләде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар