Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Таңсылу «кияүгә чыга»!

Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмовларның олы кызлары Таңсылуга кияүне бөтен социаль челтәрләрдә утыручы халык «эзләде». Юморист, җырчы, алып баручы Булат Бәйрәмовның үз аккаутына «Таңсылу кияүгә чыга», – дип куюы булды, язылучылары әллә нәрсәләр язды. Кемгә, кемгә, фото буенча фикер йөртсәң, гаугалы блогер, җиләк сатучы Марат-Клубникага «чыга бит» кызлары!

Россиядә Гаилә елы уңаеннан төшерелгән клипның премьерасын тәкъдим итү чарасында «кияү» дигән дәрәҗәле исемгә 3 кандидат дәгъва кылуы ачыкланды. Булат белән Ләйсән үзләре дә егет белән кыз кебек кенә күренсәләр дә, инде буй җиткән кызлары Таңсылу, әти-әнисенең сөйләшкәнен ишетеп ала. Алар кызлары, кияүгә чыгам дип кайтса, нишләрбез, дип борчыла. Яшь җилкенчәккә җитә кала, кыз әти-әнисенә шундый хәбәр җиткерә. Эх, яшьлек-юләрлек, әти кеше артык борчылып булса кирәк, аңын җуя. Саташып, булачак кияүләрен күз алдына китерә. Әти-әнинең күңеленә бай егет тә, җиләк сатучы блогер да хуш килми. Үзләре дә авыл балалары булгангамы, гади, күчтәнәчкә тавыгын да күтәреп килгән авыл малаена сөенәләр. Булачак «кодагыйлар» кочаклашып ук күрешә. Ләкин әти-әнигә ошау белән генә түгел бит әле, беренче чиратта, кызның да яратуы кирәк. Аңына килеп, әти кеше шаярту икәнен аңлап тынычланырга да өлгерми, уртанчы кызлары «сюрприз» ясый. 


Һәр бала үстергән гаилә өчен актуаль тема инде. Кызык булса да, уйландыргыч сюжетлы клип килеп чыккан. Җыры да матур. Берничә ел элек Айдар Минһаҗев бүләк иткән шигырь үз көнен көтеп яткан икән. Кайбер композиторлар иҗат иткән көйләр җырны башкаручыларга ошамаган, быел аны Илдус Давляновка биреп, күңелләренә хуш килгән көй яздырганнар. Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмовның концертларына сценарий язучы, режиссер Алмаз Гыйльметдинов клип төшерергә тәкъдим иткән. «Җырны ишетүгә үк, сюжеты күз алдыма килде. Яхшы продукт булсын өчен, анда ниндидер проблема, әйтергә теләгән фикерләр булырга тиеш. Чыгып җырлап, клип төшердең дә бетте түгел», – ди режиссер вазыйфасын да башкарган Алмаз. Тамашачыларга җиткерергә теләгән төп фикерләре – әти-әниләрнең балалары кем белән тормыш корыр икән, дип борчылулары. 
Таңсылуның клиптагы язмышын да, башка сюрпризларны да клипның тулы версиясен карап белә аласыз. Чын тормышта ул әле кияүгә чыгарга ашыкмый. «Син сайлаячак егет әти-әниеңә ошамаса, нишләрсең?» – дигән сорауга да оста итеп: «Аларга ошамаган егет миңа да ошамаячак», – дип җавап бирде. Югары уку йортында белем ала ул, яңа җырлар яздыра, әти-әнисе белән бергә концертлар оештыра. Әйтергә кирәк: татар эстрадасында әлеге гаилә – трио буларак чыгыш ясаучы бердәнбер иҗади гаилә. Социаль челтәрләрдә дә берсеннән-берсе кызык кыска видеолар белән тамашачы игътибарын җәлеп итеп торалар. Тормышта да шат күңелле, үзара дус-тату, һәр сөйләшүне юморга борулары күренеп тора. Өч кыз бала тәрбияләүче матур гаиләнең әле клиптагы хәлләрнең чын тормышка ашачак бәхетле көннәре алда. 
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар