Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Тагын бер танылган гаиләдә сабый туган 

Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимованың тагын бер оныгы туган.

Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимованың тагын бер оныгы туган. Кызы Ләйсән Таишева бүген икенче тапкыр әни булган. Бәхетле гаиләнең кызлары бар. Уллары Роланга матур сеңелкәш алып кайткан алар.  

 

– Принцессабыз Эмма. Безнең хәзер тулы комплект, – дип сөенече белән уртаклашкан әни кеше. 
Римма Ибраһимова – бәхетле дәү әни. Улы Фәрит Таишев белән Ландыш Нигъмәтҗанова гаиләсендә дә дүрт бала тәрбияләнә. Ишле һәм дус гаиләне матур вакыйга белән котлыйбыз. Сабый үз бәхете белән үссен.   



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар