Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

“САУНА”, “РӘШИДӘ-ГӘРӘЙ ОНЫКЛАРЫ“, “МИНЕКЕЛӘР”: артистлар ватсапта нинди төркемнәрдә утыра?

Эстрада артистлары нинди төркемнәрдә утыра икән? Бу хакта үзләреннән сораштык.

Килешәсездер, телефонга көйләнгән ватсап – иң популяр, җайлы, уңайлы һәм арзан аралашу чарасына әверелде. Ватсапта төркемнәр ачу да киң таралды хәзер. Алар арасында нинди исемлеләре генә юк! Ә эстрада артистлары нинди төркемнәрдә утыра икән? Бу хакта үзләреннән сораштык.


Рифат Зарипов: “Бүгенге көндә ватсап, Инстаграм, гомумән, Интернет бик популяр. Ватсап көндәлек хәл-әхвәл белешү чарасына әверелеп калды. Зур-зур төркемнәрдә утырмыйм. Дуслар арасында ачылган “Мунчачылар” төркеме бар. Бөтен тормыш, дөнья, яшәеш - Инстаграмда. Көн кадагындагы барлык яңалык-хәбәрләр шунда. Кемнең нәрсә ашаганын, эчкәнен, кайда йөргәнен шуннан беләбез. Һәм үзебезне дә шулай ук карап торалардыр. Урамдагы һава торышын беләсең килсә, шунда гына кереп карыйсың. Интернет кортларына әйләнеп барабыз. Күзгә-күз сөйләшеп, аралашып утыра торган заманалар артта калып, модадан чыгып бара. Менә монысы күңелне борчый торган әйберләрнең берсе. Игътибар итеп карасаң, 7-8 кеше җыелган җирдә һәрберсенең кулында телефон, барысы да язышып, аралашып утыра. Җил куып утырган шикелле...” 

Айгөл Бариева: “Кызлар пати”, “Хыялочки” (“Хыял” хорының кызлары), мәктәптә әниләр төркемнәре бар. Берәр төрле концерт булса, андый вакытта төркемнәр оештыралар. Ул әзерлек эшләре өчен бик уңайлы. Аннары, чара узганнан соң, мин ул төркемнәрдән чыгып китәм”.

Айсылу Лерон: “Минем ватсапта төркемнәр бихисап һәм алар бик күп вакытны ала. 10 минут керми торсаң, ким дигәндә, 15ләп, ә кайвакыт 100ләп хәбәр җыелган була. Безнең гаиләнең “Лероннар” дигән төркеме бар, анда әти-әни, мин һәм сеңелкәш кергән. Тиз арада берәр мәгълүмат җиткерәсе яисә фото җибәрәсе булса, бер-беребез белән аралашып алабыз. Радиода “Хәерле иртә, Австралия” тапшыруын алып барам. Шушы исемдә төркемебез бар. Анда әлеге тапшыру өстендә эшләүчеләр - мин, Иркә, Айваз Садыйров һәм радиога чыгаручы Ленар Гыйләҗев кергән. Һәр тапшыру алдыннан теманы билгелибез, фикер алышабыз. Балалар бакчасына йөрүче Фәридә белән Нуриханның тәрбиячеләр кергән һәм тәрбиячеләр кермәгән төркемнәре бар. Барлыгы 4 төркем! Фәридә мәктәпкә әзерлек курсларына йөри, анда да төркем бар. Аннан соң күп балалы гаиләләр, җир көтүче 3 балалы гаиләләр төркемнәрендә дә бар мин. Тагын дөньяга сибелгән татарлар җыелган төркемдә милләткә, телгә кагылышлы проблемалар, күңелле хәбәрләр турында сөйләшәбез. Дус кызларым белән аралаша торган төркем бар. Иң активлары шушы. Кайберләрендә язганым да юк, мәгълүматны укып кына барам. Ватсап бик күп игътибарны ала. Бер яктан бик уңайлы, ләкин икенче яктан телефонга гел хәбәр килеп торгач, нервыга тия”.

Гөлназ Асаева: “Гаилә беседасы ачтык. Шул гына, ә калганнарыннан чыгарга туры килде, чөнки теләсә нәрсәләр җибәреп, телефонның хәтерен тутыралар”.
Алимә Сафина: “Барлыгы 3 төркемдә утырам. “Гаиләм”, “Җырчылар банкетка” һәм дус кызларым белән аралаша торган төркемнәр.
Сөмбел Билалова: “Эш буенча – җырчылар, алып баручылар төркемнәре. Мәскәүдәге дус кызларым белән “Клуб юных василис” исемле төркем бар. Мәскәү яшьләренең «Эссе (кайнар) пәрәмәч” төркемендә дә бар мин”.

Азат Фазлыев: “Тамадалар”, “Ди-джейлар”, “Туганнар”, “Сауна”, “Алсу-Азат концертлары» төркемнәрендә утырам.

Чулпан Йосыпова: “Әнием, мин һәм сеңлем Энҗе катнашында “Минекеләр” дигән төркем бар. Анда бер-беребезгә фотолар җибәрәбез, кирәкле хәбәр булса, язабыз. “Җырчылар банкетка” төркемендә бар, анда бик күп җырчылар тупланган. Улым “Сабыйлар” балалар үзәгенә йөри, балаларның әниләре өчен ачылган төркемдә утырам. Гомумән алганда, һәр чара буенча төркем ачыла. Мәсәлән, 17 октябрьдә Әлфия Авзалованы искә алу уңаеннан “Сагыну концерты” була. Шушы концертта катнашучылар да ватсаптагы төркемгә тупланган. Башка төркемнәрдә мин юк”.

Лилия Хәйруллина: “Дөресен генә әйткәндә, төркемнәргә кермим, вакытым юк. Күпләп җыелган хәбәрләрне бетерер өчен генә кереп чыгарга мөмкинмен. Күптән түгел “Кызлап пати”га кушылдым. “Җырчылар банкетка” төркемендә дә бар мин. Биючеләр белән “Хәйруллина” дигән чат бар, кайчан һәм кайда чыгыш ясауны шунда сөйләшәбез. Ватсаптагы төркемнәрне эш белән бәйле булса гына кулланам. Ә аралашып утырырга вакытым юк”.

Дилә Нигъмәтуллина: “Төркемнәр бик күп. Җырчылар, банкетлар буенча чатлар бар. Сәфинә биюгә һәм балалар бакчасына йөри. Анда әниләр өчен шулай ук төркемнәр бар. Миндә 15ләп төркем бардыр, кайберләрендә утырмыйм, тик чыгып та китмим, “борчымаска” дигәнгә басып куям. Төркемне ачалар да, теләсә нәрсә җибәрә башлыйлар. Бу бик комачаулый. Ләкин төркемнәрсез дә булмый, чөнки анда кайвакыт кирәкле мәгълүмат булырга мөмкин. Тагын бер уңайлы ягы бар: бер үк мәгълүматны әллә ничә кешегә җибәргәнче, чат оештырып бер тапкыр гына җибәрергә була. Кеше кирәкле әйбер буенча гына язарга өйрәнсә, бөтенләй яхшы булыр иде. Күп булу сәбәпле, кайбер мөһим хәбәрләр укылмыйча кала. Гомумән, ватсап бик уңайлы. Хәзер әкренләп телеграммга күчәбез, ул тагын да җайлырак”.

Гөлназ Сәфәрова: “Без җырчылар” дигән төркемгә керттеләр мине. Анда Раяз, Ландыш, Ләйсән, Илдар Әхмәтов, Айрат Ильясов бар. Баланы мәктәпкә әзерлек дәресләренә йөртәм, анда да төркем бар. “Инглиз телендә аралашабыз” дигән төркем бар, 7-8 дус вата-җимерә бары тик инглиз телендә генә аралашырга тырышабыз. Бер-беребезнең хаталарын тикшерәбез, бик файдалы группа дип саныйм. Аннан соң мин моменталь төркемнәр ясарга яратам. Берәр проект эшлим икән, катнашучыларны бер төркемгә җыям да, бөтен мәгълүматны шунда урнаштырам. “Татар радиосы” төркеме бар, анда хәтта җыелыш сыман әйбер дә үткәрергә була. Тагын “Гаилә” төркеме бар, анда туганнар кергән. Күлмәк алсак, шуның турында фикер алышабыз. Балаларның, үзебезнең фото-видеоларын төшереп җибәрәбез”.

Сылу: “Яңа дәвер”, “11г - сыйныфташлар”, “Сабантуй” төркемнәрендә утырам. Улым Эмиль якыннар арасында да төркем ачты. 

Ландыш Нигъмәтҗанова: “Алай кызыклы исемле төркемнәр юк. Балалар бакчасы һәм мәктәп төркемнәре бар. Тагын җырчылар, музыкантлар арасында ачылган чатларда утырам”. 

Илшат Вакказов: “Ватсап – бик уңайлы. Тора-бара кешеләр белән аралашу шулай булып калыр төсле. Бармаклар аралашуы. Шундый чорда яшибез. Миндә төркемнәр күп түгел, кирәклесе генә. “Ак бүре” футбол төркеме, “Туганнар”, “Рәшидә-Гәрәй оныклары”, “Квартал” төркемнәре бар. Вакытны алмас өчен артык төркемнәр тотмыйм”.

Ленар Яшен: “Мин бернинди төркемдә дә утырмыйм. Әкият сатып, ватсапта утыручыларны аңламыйм. Ничек вакытлары әрәм түгелдер. Миңа ватсапка матур кызлар язып торса, шул җитә. Калганнары “борчымаска” дигән тамга астында тора”.

Руслан Кираметдинов: “Миндә туганнар һәм мәктәптә бергә укыган сыйныфташлар төркемнәре генә бар”.

сылтама: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар