Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Салават хатынына Җыр бүләк иткән!

Җырчы Салават Миңнехановның хатыны Гүзәлемнең туган көне бүген. Һәм ул аңа Җыр бүләк иткән!

 

 

Җырчы Салават Миңнехановның хатыны Гүзәлемнең туган көне бүген. Һәм ул аңа Җыр бүләк иткән! 

– Җыр аңа сюрприз булды, – ди ул. – Туган көнгә әзерләгән бүләкләрем, әлбәттә, бу гына түгел иде. Ул көтмәгән, хәтта күз алдына да китермәгән бүләкне тапшыру үзем өчен дә бик күңелле булды!

Салават бүген үзенең инстаграмдагы битенә: «Әти-әтиеңә шушындый кыз үстереп, тәрбияләп миңа тапшырганнары өчен бик зур рәхмәт. Өйләнешкән көнебездә мин сиңа әти-әниең, туганнарың каршында вәгъдә бирдем: «Мин сине бәхетле итәчәкмен!» – дип. Рәхмәт Аллаһы Тәгаләгә шушындый мөмкинлек биргәне өчен!» – дип яза. 

Җыр «Синең хакта» дип атала. Аның сүзләрен Айгөл Вәлиуллина язган, көен – Родион Ефремов. Бу җыр бик күп гашыйларның юлдашына әйләнер әле. 

 

Синең хакта

 

Синең хакта минем бар уйларым,

Хыялларым синдә кунакта.

Әллә гашыйк булдым инде сиңа.

Әллә гашыйк булдым чынлап та.

Синең хакта пышылдыйлар җилләр,

Сихерләнгән синнән яңгырлар.

син булмасаң, гөлләр чәчкә атмый,

син кирәксең икән барына.

 

Синең хакта – 

Кошлар җырлый талда,

синең хакта – күкләр авазы.

сине икән ул тормышымның яме.

Гомеремнең татлы бер язы.

Синең хакта...

 

 

Синең хакта – агачларның шавы, 

Сине мактап сөйли Ай кызы.

Син икән ул хыялымның чыны,

Син икән ул өмет йолдызы.

Синең хакта хисен сөйли миңа

Гашыйк булган таңның алсуы.

Синең икән ул җан ярама дәва

Син икән ул йөрәк ярсуы.

 

Синең хакта – 

Кошлар җырлый талда,

синең хакта – күкләр авазы.

син икән – ул тормышымның яме.

Гомеремнең татлы бер язы.

Синең хакта...

 

 

Сүз уңаеннан: Гүзәлем бүген үзенең инстаграмдагы битенә: «Мин бәхетле!» – дип язды. Аны үзен бәхетле хис итәргә бүген шушы җыр да сәбәпче булгандыр...

Безне: «Җырны ничек кабл иттегез?» – дигән соравыбызга ул болай җавап бирде:

– Салават мине бүген иртәдән бирле шаккаттыра. Башта ул миңа иртәнге намаздын соң үзенең бүләкләрен тапшырды. Аннан иртән торуга чәчәкләр бүләк итте. Аннан инстраграмда үзенең яңа шушы җыры белән шатландырды. Ул җырны бүген көне буе тыңлап йөрибез. Бик ошый миңа! Заманча, нәкъ менә гашыйклар тыңлый торган җыр. Бик матур килеп чыккан! Хөрмәт итеп, яратып мине шатландырганы өчен рәхмәт аңа! 

 

Гүзәлемне туган көне белән котлыйбыз! Бәхетле хатын, бәхетле ана булуын телибез!

 

 

 

 

Теги: Салават Миннеханов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар