Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Ришат Төхвәтуллин турында китап чыгачак

Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин турында китап чыгачак.

 

Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин турында китап чыгачак. “Китап тышлыгына фото төшәрәбез”, – дип хәбәр иткәч, җырчының үзе белән элемтәгә чыктык.  

– Үзем турында китап язу уе укытучым Ольга Варламова белән сөйләшү вакытында туган иде. Соңрак әлеге идеяне Динара Рәхимова эләктереп алып, бу эш белән шөгыльләнә дә башлады. Китап минем күзлектән, минем исемнән бәян ителә. Үземне белә башлаганнан алып, бүгенге көнгә кадәрге тормышым тасвирланачак. Биредә шулай ук бер тапкыр да интервьюларда сөйләнмәгән, тормыштан алынган хәлләр урын алачак,  – диде Ришат. 

Җырчы әйтүенчә, китап ярты ел элек языла башлаган. Әлегә аның эше дәвам итә. 

– Китапның төгәл кайчан чыгасын әйтә алмыйм. Минем уйлавымча, аны укучылар барлык китапханәләрдән таба алачак, – дип аңлатты Ришат.      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    И бала китапларга язар лык.нилэр кылдынн?!? БИК яшьсен,...

    Хәзер укыйлар