"Син Асаева түгел, Араева, чөнки гел акырасың!" Гөлназ Асаева рус эстрадасына нинди исем белән танылмакчы?

“Мәскәү продюсеры белән өч елга килешү төзедек. Ул - танылган җырчы Сати Казанованың продюсеры. Русча акцент белән җырлавымны да, тышкы кыяфәтемне дә ошаткан. Мине шәрык кызы образында күрүен белдерде. Шул сәбәпле, чәчемне яңадан кара төскә буярга туры килде. Беренче иҗат җимешебез - “Украду” исемле җыр. Тиздән Казахстанда диск яздырырга җыенабыз”, - дип сөйләде Интертатка Гөлназ Асаева.
Җырчы хәзер күп вакытын Мәскәүдә, студиядә үткәрә икән. “Татар эстрадасыннан китәргә уйламыйсыңдыр бит?” - дигән сорауга ул: “Юк, әлбәттә! Татарча җырлар да иҗат ителәчәк. Алар минеке булачак, ә рус телендә яздырылачак җырлар – продюсерныкы”, - дип аңлатты Гөлназ.
Гөлназны татар эстрадасында Гөлназ Асаева дип белсәләр, рус эстрадасында ул Джаннат буларак танылачак. Продюсеры аңа барлык афишларына ике исемен дә язарга киңәш иткән. “Холкымның җиңел түгеллеген продюсерым да аңлап өлгерде инде. Уртак танышыбызга “холкы бик авыр” дигән. Ә бервакыт смс-хәбәрдә “Араева” дип язган. “Мин – Араева түгел, Асаева” дигәч, “Араева! Чөнки гел акырасың”, - диде”, - ди Гөлназ Асаева.
чыганак: http://intertat.tatar/shou-biznes-yanalyklary/sin-asaeva-t-gel-araeva-ch-nki-gel-akyrasy-g-lnaz-asaeva-rus-estradasynda-nindi-isem-bel-n-tanylmakch/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
-
10 август 2022 - 11:06Без имениТизрэк аерып алып кайтыгыз, тазалыгын, я ботенлэй узен бетерэ ул юньсезКияү кызыбызны кыйный?
-
10 август 2022 - 10:28Без имениДАУАМЫН КӨТӘРГӘ ҠАЛДЫ.Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
-
11 август 2022 - 13:57Без имениГүзәл, син үзең дә бик гади, булган кеше. Гаилә иминлеге, матур киләчәк Сезгә!«Иреңнең әнисен ярат!»
-
13 август 2022 - 17:26Без имениЗначит анарга кыйналып яшэве охшый,торсын кыйналып тогдаКияү кызыбызны кыйный?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.