Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Өйдән чыкмый гына концертларга «йөрибез»!

​​​​​​​Татар эстрада артистлары коронавирус инфекциясенә таралуга юл куймас өчен, халыкка өйдән торып кына җанлы концерт карау мөмкинлеге бирә. Әлеге кешелеклелек акциясен 25 март көнне Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов башлап җибәргән иде, кичә эстафетаны Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин дәвам итте.

Татар эстрада артистлары коронавирус инфекциясенә таралуга юл куймас өчен, халыкка өйдән торып кына җанлы концерт карау мөмкинлеге бирә. Әлеге кешелеклелек акциясен 25 март көнне Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов башлап җибәргән иде, кичә эстафетаны Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин дәвам итте. Соңгы нәтиҗәләр буенча, аның концертын 650 меңнән артык кеше караган. Ул хәтта Салават Фәтхетдинов куйган рекордны да уздырган!

25 марттагы концертны үзем карый алмасам да, кичәгесенә мин дә кушылдым. Өйдән чыкмый гына җанлы концерт карау, яраткан артистым белән тере аралашу мөмкинлеге тагын кайчан була әле?!

Ришат Төхвәтуллинның инстаграмдагы сәхифәсеннән он-лайн режимда күрсәтелүче концертка кушылганда, 1400 тирәсе тамашачы җыелган иде инде. Концертның берьюлы берничә челтәрдән күрсәтелүен исәпкә алсак, тамашачылар күпкә артык, билгеле.

...Экранның уң ягыннан лайклар ява, сул ягыннан тамашачыларның сораулары, фикерләре... «Уфадан сәлам!» «Нижневартовскилар бармы монда, барыгызга да сәлам!» «Ришат, сине Самара тыңлый!» – сәламнәр илебезнең төрле почмакларыннан агыла гына. Ул арада һәркем үзенең яраткан җырын ишетеп калырга ашыга: «Ришат, «Аккошлар мәхәббәте»н җырла әле!» «Син бит минем бергенәм»не җырлар микән?»

Җырлый Ришат, моңына ияртеп, күңелне бөтерепләр бөтерә... Ике җыр арасында блогер Илназ Габидуллин әңгәмә дә корып ала үзе белән. Ә халыкка җыр кирәк! «Булды инде, күп сөйләшмәгез!» «Ришатка җырларга комачаулыйсыз...»

Кыскасы, аркамны мендәргә терәп, кич буе яраткан артистымны тыңлап хозурландым. Шундый матур концерт өчен, рәхмәт!

Бүген исә «Мураками» төркеменең рок солисткасы, «Фабрика звезд», «Народный артист» һәм «Голос» телепроектларында катнашып популярлык казанган Диләрә Ваһапова чыгыш ясаячак. Очрашу урыны – интернет. Кичке сәгать 7 дә телефоннарыгызны, планшет, компьютерларыгызны кабызырга онытмагыз!

Фото: https://vk.com/official_rishat

Теги: Ришат Төхвәтуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар