Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Мин әле дә хисләр дулкынында...

Мин әле дә хисләр дулкынында... Бәләкәй сеңлемне кияүгә бирү - олы тормыш юлына озату шулкадәр дулкынландыргыч булыр дип кем уйлаган?..

«Мин әле дә хисләр дулкынында...
Бәләкәй сеңлемне кияүгә бирү - олы тормыш юлына озату шулкадәр дулкынландыргыч булыр дип кем уйлаган?..
Әле дә хәтеремдә, әни әле генә йокыдан торган бәләкәй Айгөлне карап торырга дип кулыма тоттырып чыгара иде дә, 5 минут та үтми, мин аны кабаттан йоклатып кертеп сала идем?
Мине абый иткән кеше ул! Сеңлем тугач мин җаваплылык хисен тоя башладым!.. .. Шулай бервакыт Айгөлне көндез клубка уйнарга алып барган идем. Икенче көнне мин мәктәптән кайтуга әзерләнеп көтеп тора бу: "Абый, әйдә киттек клубка барабыз!" - ди. "Юк, апаем, минем әле маллар карыйсым бар, абзар чистартасым бар, " - дим. Киемнәрне алмаштырып, ашап-эчеп чыксам, кемдер абзарда мәш килә. Айгөл үзеннән зур көрәк тотып, абзар тазартып йөри икән, клубка барам дип, янәсе?
Менә шул чаклар әле кичә генә кебек.. Сеңлемнең тормыш иптәше нинди кеше булыр икән, бәхетләре генә булса иде, дип гел теләп торсам да, аны кияүгә бирү мизгелен күз алдыма да китергәнем булмаган. Мин әле дә төшенеп бетә алмыйм бугай, бераз вакыт үтүе кирәктер, мөгаен..
Айгөлне ап-ак туй күлмәгеннән күргәч, гомеремдә беренче тапкыр шатлык яшьләремне тыеп кала алмадым. Бу мизгелдә ниләр кичергәнемне аңлатып та бирерлек түгел. Тормыш юлың туй көнендәгедәй бәхетле үтсә иде, апаем? Үзең сайлап алган лаеклы ярың белән үрнәк гаилә корып, әти-әниләрне, туганнарны сөендереп матур тормышларда яшәргә язсын!
Тормыш урамнарында, кышның бураннарында
Таянырлык абыем бар, ышанычлы абыем бар, дип яшә, яннарыңда!
Гел бергә, бердәм булып, матур балачак узып,
Эшләп үстек, гөрләп үстек, җырлап үстек, җырлап яшик
Абый-сеңелле булып!» дип яза Ришат Инстаграм битендә.

Теги: Ришат Төхвәтуллин Ришат Тухватуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар