Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Марат Бәшәров «Зәкят» фондына 1,25 миллион тапшыра

Күренекле актер Марат Бәшәров күптән түгел НТВ каналында барган «Секрет на миллион» ток-шоуында катнашты.

Күренекле актер Марат Бәшәров күптән түгел НТВ каналында барган «Секрет на миллион» ток-шоуында катнашты. 

Тапшыруны алып баручы Лена Кудрявцеваның шактый четерекле, төртмәле сорауларына җавап бирергә туры килде аңа. Исерткеч эчемлекләр эчү, хатыннарына кул күтәрү белән бәйле сораулар да яңгырады. «Чыннан да, хатын-кызга кул күтәргәнегез бармы?» – дигән сорауга, актер, уйлап та тормыйча, «әйе» дип җавап бирде. 

Әмма Марат Бәшәровның иң зур сере аның үги әти белән үсүе булды.

– Әллә 6 нчы, әллә 7 нче класста укыганда, очраклы рәвештә бу документны табып алдым, – дип сөйли ул. – «Марат АлимжановичБашаров» дип язылган... Ә мин әтиемнең исеме Вафа дип беләм. Фамилиямне Юнысов дип. Мәктәпкә дә Марат Юнысов булып киттем.

Бер атнадан соң җаен табып, әнигә бу хакта сүз кузгаттым. Ул мине каршыма утыртты да:

– Яшь чагым иде... Гашыйк булдым. Ул да миңа гашыйк булды... Ә синең туасыңны белгәч, мине ташлап китте, – диде.

Тапшыру барышында актер үзенең чын әтисе белән дә очрашты. 

 

Ток-шоуның кагыйдәсе буенча, катнашучы бик зур серен ача икән, аңа акча бирелә – 1, 25 миллион сум.

Марат Бәшәров бу акчаны Мәскәү Җәмигъ мәчете каршында эшләүче «Зәкят» хәйрия фондына тапшырачагын әйтте. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар