Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Кырымда агуланган балалар арасында танылган җырчы кызы да булган

Узган атнада Кырымда ял итүче балалар агуланып, хастаханәгә эләккәннәр иде...

 

Узган атнада Кырымда ял итүче балалар агуланып, хастаханәгә эләккәннәр иде. Алар арасында Булат Бәйрәмов белән җырчы Ләйсән Гыймаеваның уртанчы кызлары Таңсылу да булган. Бу хакта Инстаграм аккаунтында Ләйсән Гыймаева үзе хәбәр итте.

«Атна буена җыелды, эндәшмичә калып булмады... Кырымда «Лучистый» лагерында 57 кеше (52 бала, 5 вожатый) агуланып хастаханәгә эләгүе турында купләрегез ишетте. Алар арасында безнең уртанчы кызыбыз да бар. 15 июльдә хастаханәгә эләккән балаларның хәле 2-3 көннән соң яхшырды, ләкин... аларны хәзер аннан чыгармыйлар! Балаларның җәйге ялларын дәвам итәр өчен кире лагерьга кайтасылары килә. Бүген тагын бер яңалык килеп иреште – аларны «Лучистый» лагере җитәкчелеге яңадан лагерьга кабул итмәячәк, янәсе бу балалар сәламәт балаларга куркыныч тудыра! Шул унайдан, якшәмбе 21 июльдә махсус рейс белән балаларны Казанга кайтару турында карар кабул ителгән. Без, ата-аналар уйлавынча, балаларны лагерьгә кертмәү алдан ук билгеле булган. Сораулар туа, ни өчен алайса Казанга кайтуны алданрак оештырмадылар? Ә хәзер балалар терелгәч, нигә лагерьгә кабул итмиләр? Алар көн дә елап эти-әниләренә шалтырата, «без терелдек», «без сәламәт», «яңадан лагерьгә барасыбыз килә» диләр... Балаларның ел буе көтеп алган ялларын дәвам итәселәре, диңгездә коенасылары килә...» – дип яза Ләйсән Гыймаева.

Бераз соңрак билгеле булганча, балаларны лагерьга кире кайтармаганнар, Таңсылу да әти-әнисе янына әйләнеп кайткан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар