Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

​Хәмдүнә Тимергалиева кабат шаккаттыра!

Төрле кызыклы экспериментларда теләп катнашучы Хәмдүнә Тимергалиева, мәсәлән, бу юлы тамашачыны яңа образы белән шаккаттырмакчы

Халыкара “Татар җыры” эстрада фестивале быел “Пирамида” сәхнәсендә 22 декабрь көнне унтугызынчы тапкыр узачак. Грандиоз тамашага оештыручылар гына түгел, җырчылар да бик тырышып әзерләнә. Төрле кызыклы экспериментларда теләп катнашучы Хәмдүнә Тимергалиева, мәсәлән, бу юлы тамашачыны яңа образы белән шаккаттырмакчы. Татарстанның халык артисткасы күнелгелгән сәхнә күлмәкләреннән баш тартып, заманчарак вариантка тукталырга булган. Чалбарлы костюммы? Әллә итәклесеме? Берсен генә сайлап алу бик авыр. 







Сезнеңчә, яраткан җырчыбызга кайсы вариант күбрәк туры килә? “Татар җыры” сәхнәсендә  чыгыш ясау өчен Хәмдүнә Тимергалиева 3 образның кайсын сайлар? Бу сорауга җавапны 22 декабрь кичендә белербез!

Теги: ​Хәмдүнә Тимергалиева Хамдуна Тимергалеева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Минемчә, өченче вариант.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Минемчэ- беренчесе сэхнэгэ якынырак образ.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Икенче вариант

        • аватар Без имени

          0

          0

          Беренче вариант супер булачак!!!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Икенче вариант бик килешэ.

            Хәзер укыйлар