Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

​Иркәнең гаиләсендә зур кайгы

Популяр җырчы Иркәнең гаиләсенә зур кайгы килгән.

Популяр җырчы Иркәнең гаиләсенә зур кайгы килгән. Ул бу турыда инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.  

"Авыр... Кайдан гына көчләр табыйм... Әтием, китте... Кайтмаска дип китте", дип язган ул.

Моңда кадәр җырчы интервьюларында әтисе Миндар абыйның колхозда 40 ел тракторчы булып эшләвен әйткәне бар иде. Мулла Айгөл дип кушса да, Иркә дигән исем әтисе күңеленә бик хуш килгәнлеген дә сөйләгәне бар иде.

–       Мин – гаиләдә озак көтеп алынган кыз бала. Кыз туганын белгәч үк, әтиемнең шулкадәр Иркә исемен кушасы килгән, тик алар әбиемнең васыятен үтәргә булганнар. Әбием вафат булыр алдыннан: "Кызыгыз туса, зинһар, Айгөл кушыгыз", - дип әйтеп калдырган. Олы кешенең әйткән сүзе зур ихтирамга лаек булгач, миңа ул исемне кушканнар. Әмма әтинең дә теләге тормышка ашты: 28 яшемдә мәчеттә Иркә исемен мулла кушты, – дигән иде ул.

Без дә Иркәнең тирән кайгысын уртаклашабыз һәм әтисенең авыр туфрагы җиңел булуын телибез.  

Теги: Иркә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар