Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Илсөя Бәдретдинова: “Әз генә кояш чыгу белән бер бәләкәй генә проблемам башлана минем».

Бу коронавирус моңарчы яз башында күзәтелгән бөтен чирне “кысрыклап чыгарды”.

Бу коронавирус моңарчы яз башында күзәтелгән бөтен чирне “кысрыклап чыгарды”. Җилдә йөреп, иртән тамак төбе авыртып  тора икән – башта шунда ук уйның иң куркынычы уяна: коронавирус була күрмәсен! Кибеттә төчкерүче диверсант булып тоела! Йөткерергә куркыта, төчкерергә шикләндерә...  Ә бит коронавирус килде дип кенә, моңарчы булган грипп та, аллергия, бронхитлар да беркая китмәде. Яз көне күпләрнең чәчәк серкәсенә аллергияләре башланса, “диверсантлар” тагын да артачак!  Җырчы Илсөя Бәдретдинова да “ВКонтакте”дагы сәхифәсенә шул хакта пост урнаштырган:


“Әз генә кояш чыгу белән бер бәләкәй генә проблемам башлана минем. Төчкерәм... Кояшка аллергия күрәсең... Үземне белгәннән бирле шулай. Кояшка... черкигә һәм начар комментларга астан гына лайк куеп ятучы мескеннәргә АЛЛЕРГИЯ. Ярар, монысы башка кызык тема. 
Кояш чыкты... Ә төчкерергә куркыта бит. Заманасы ул түгел. Янәшәдәгеләр сикереп куярлык итеп җиббәрәсе килә кайчак... ярамый. Алып китеп ябып куярлар. Урамнан барганда түзеп бара-бара, күзләрдән яшьләр чыга кайчак. Минем кебекләр бармы?”

Ә аның кебекләр шактый икән. 
Розалина Зәйнетдинова: “Әйе, минем дә шулай ук кояшка – төчкерәм һәм язгы кояштан күзләрдән яшь килеп чыга”. 
 
Рәзилә Исхакова: “Бер магазинда ике хатын тора иде маскасыз. Минем дә аллергия. Бер төчкерүем булды, момент маскаларын киеп алдылар куркудан. Һәр йөткерү-төчкерүне вирус дип уйлыйлар шикелле”. 

Татьяна Моргунова: “Обработкалар белән хәзер тагын да ныграк кашына башларбыз инде”. 

Гөлназ Мохтәбәрова: “Химия исенә дә шулай. Кибеткә кердем, порошок исе. Төчкермәс өчен нишләргә белми торам. Бер хатын кычкыра ук башлады. Авызыңны ачып торсаң, артыңа тибә торган заман хәзер”.

Теги: Ильсия Бадретдинова Ильсөя Бәдретдинова Ильсия Бәдретдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кешегә туры бәрә торган Илсөягә сүз әйтергә ярамый. Сүз әйтүчеләргә лайк та куерга ярамый.

    Хәзер укыйлар