Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Илназ Сафиуллин “Кызым үземә охшаган”

Эстраданың иң романтик җырчыларының берсе Илназ Сафиуллин гаиләсендә зур шатлык. Илназ белән Айгөлнең кызлары туган. Бәхетле әти-әни хәбәр итүләренчә, кызчыкның авырлыгы – 3636 грамм, буе – 52 сантиметр. Бәләкәчкә бик сирәк очрый торган исем сайлаганнар: Алилә.

Әлеге шатлыгы белән җырчы Инстаграм сәхифәсендә уртаклашты. 
– Аллаhы Тәгаләм, рәхмәт Сиңа! Бәләкәчем, рәхмәт Сиңа! 
Әти- әниләребез, Рәхмәт Сезгә! – дип сөенече белән уртаклаша ул.

Һәм “Әтисенә охшаган”, – дип тә өстәп куйган.

Яшь әти-әнине без дә тәбрик итәбез. Алиләнең акыллы, бәхетле, сау-сәламәт булып үсүен телибез.   

Теги: Илназ Сафиуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар