Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Элвин Грейның көндәше барлыкка килгән

Социаль челтәрләрнең берсендә популяр җырлар өчен тавыш бирү платформасында Элвин Грейның көндәше барлыкка килгән. Яшь җырчы ЭЛЬГИНА «Мәхәббәт юк» җыры белән танылган җырчыны узып та киткән.  «Моның өчен Элвин Грейның җанатарлары миңа күпме хатлар язганны белсәгез»,– ди Эльгина Муллакаева.  

Яшьләр арасында  популярлык казана башлаган әлеге җырчы да Уфадан.  Эльгина шунда яши, иҗат командасы – Казанда. «Ике шәһәр арасында йөрим шулай», – ди. «Ә нигә Казан?»– дип сорагач ул: «Казанга килеп танылалар бит!» – дип җавап кайтарды.  

 Уфа сәнгать училищесын тәмамлаган Краснокамский районы кызы бүгенге көндә  шәхси мәктәптә  балаларга вокал дәресләре бирә. Академик җырлау классында укыган кыз  башта халык җырлары җырлый.  Инде менә хәзер Казанда продюссеры барлыкка килгәч, заманча җырлар башкара башлаган. Үзе дә көтмәгәндә җырлар өчен тавыш бирү платформасының берсендә Элвин Грейны узып та киткән. «Мин моны һич көтмәгән идем. Аның җанатарлары миңа, әниемә хатлар язды. Сезнең районда чыгыш ясарга Элвин Грей  башка килми дип тә яздылар. Ә мин аның белән ярышмыйм. Киресенчә, татар музыкасын башка бер яссылыкка күчергәне, абруен тагын да арттырганы өчен сокланам. Ләкин Элвин Грей белән ярышу  үземә карата ышаныч бирде. Командабыз белән дөрес юлдан барганыбызны аңладым», – ди Эльгина. Аларның иҗади планнарын әлегә коронавирус бозган. Тик Эльгина Казанны тиздән яулаячагына ышана.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар