Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Элвин Грейның иң тугры тамашачысы – Африкадан!

15 айдан соң, Элвин Грей Татарстан сәхнәсенә кабаттан әйләнеп кайтты. «Без бик сагындык. Рәхмәт, Казан, баш иям», – дип, тамашачы алдында шатлыгын белдерде җырчы. 

15 айдан соң, Элвин Грей Татарстан сәхнәсенә кабаттан әйләнеп кайтты. «Без бик сагындык. Рәхмәт, Казан, баш иям», – дип, тамашачы алдында шатлыгын белдерде җырчы. 

«Пирамида» сәхнәсендә концерт аншлаг белән узды.  Анда җырчының иҗатын яраткан күпсанлы тамашачылар җыелган иде. Арада артистның иң тугры тамашачысының кем булуы да ачыкланды. Ул – Элизабет исемле кыз. Беләсезме кайдан ук килгән? Намибиядән! Россиядә яшәгән биш ел эчендә ул Элвин Грейның иҗатына чын-чынлап гашыйк булган. «Дусларым тыңларга биргән иде. Иң яраткан җырым – «Кара күзләрең». Татар җырларын миңа дус кызым тәрҗемә итә. Бик матур җырлар, миңа ошый», – ди Элизабет. 

Концерт ахырына таба тамашачылар Элвиннан Салават Фәтхетдиновның «Уйтанма» хитына кавер башкаруын сорады. Ә моннан алда Радик залга мөрәҗәгать итеп, җырчыны концертка чакырган видео яздыруда ярдәм итүләрен үтенде. «Салават абыйны чынлап та бик яратам. Биш ел буена аны концертыма чакырам, ләкин әлегә ул килмәде», – диде ул. Исегезгә төшерәбез, кайчандыр Радик белән Салават Фәтхетдинов арасында бер конфликт булып алган иде. Соңыннан аралары җайланды кебек үзе. 
Радик тагын бер популяр татар җырчысын искә алды. «Кызганыч, Тямаевның җырларын җырламыйм. Аны да концертыма чакырыр идем. Әлхәмдүлилләһ, җырларбыз әле», – дип белдерде ул. 
Тамашачылар үз дигәннәренә иреште – Элвин Грей үз концертын «Уфтанма» җыры белән тәмамлады. 

фото: социаль челтәрләрдән
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар