Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Элвин Грейның дусты вафат

Җырчы Элвин Грей инстаграмдагы битендә үзенә килгән зур кайгы турында язды бүген.

Җырчы Элвин Грей инстаграмдагы битендә үзенә килгән зур кайгы турында язды бүген. Аның дусты һәм меценаты, Әлмәтнең «Прокомп» компаниясенең генераль директоры Айрат Хәмидуллин вафат.

«Бүген мин үземнең дустымны югалттым... Бик изге күңелле иде ул. Чын кеше иде Айрат Хәйретдинович... Шундый авыр...»
Айрат Хәмидуллин җырчы Элвин Грей белән 2015 елда ук таныш.  «Прокомп» проектлау-төзелеш компаниясе җырчының продюсерлык үзәген проектлау белән шөгыльләнгән. 

Дустының истәлегенә Элвин Грей инстаграмда ролик әзерләп куйган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар