Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

​Булат Нигъмәтуллин: “Ялгызым гына концерт куясым килә”

Татарстанның атказанган артисты Булат Нигъмәтуллин берничә елга сузылган тәнәфестән соң, Казан тамашачысы каршына сольный программасы белән чыгыш ясарга җыена. 

Татарстанның атказанган артисты Булат Нигъмәтуллин берничә елга сузылган тәнәфестән соң, Казан тамашачысы каршына сольный программасы белән чыгыш ясарга җыена. 

Моңа кадәр апрель аенда гел Дилә белән бергәләп концерт куя идек. Дилә ике ел элек үзенең сольный концертын әзерләгән иде. Быел тамашачыга күбрәк үземнең ачыласым килде. Бу концерт бик үзенчәлекле булачак, чөнки монда малайлар акапелласы да катнашачак, – диде ул. 

Булат әйтүенчә, тамашада Дилә дә, Булатның улы да чыгыш ясаячак. Алар 15 яшьлек улы белән дуэт башкарачаклар. Моннан тыш, Дилә, Альбина Апанаева һәм Анна Попова триосын да, интернет киңлекләрендә популярлык казанган Рәфис Атаказовны да күреп булачак. 

Соңгы вакытта Дилә белән бергә башкарган җырлары күренмәүне Булат: “Яңа, эшләнмәгән җырларыбыз бар, ләкин соңгы вакытта күбрәк игътибарны үз иҗатыма бирәм”, – дип аңлатты.   

 

Теги: ​Булат Нигъмәтуллин Булат Нигматуллин Дилә Нигъмәтуллина Диля Нигматуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар