«Барс Медиа Груп» «Яңа йолдыз» – беренче телевизион-вокаль проектын башлый.

Татар җыры. Фабрика 2020 май аенда башланачак. 

Яңа телевизион сезон башланыр алдыннан «Барс Медиа Груп» Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән татар телендә җырлаучы яшь башкаручылар өчен махсус музыкаль телевизион проект башлый. Әлеге проект татар эстрадасы тарихында моңарчы күрелмәгән зур милли шоу – тамаша. 

Безнең ил махсус вокаль белеме булмаган, әмма шулай да музыкаль әсәрләрне башкару осталыгы белән профессиональ җырчылардан бер дә калышмаган, табигый талантларга бай. Проектның максаты – сәләтле башкаручыларны табу, аларның иҗат потенциалын ачу һәм үстерү, татар сәхнәсендә «Яңа йолдыз» кабызу. Проектның бурычы – тамашачыга яңа гына эшли башлаган артистларның чын тормышын күрсәтү; яшь артистлар белән бергә һөнәри уңышка һәм халык мәхәббәтенә илткән сикәлтәле иҗат юлын узу. 

Музыкаль проект өч этаптан торачак. Беренче этап (читтән торып) май аенда старт алачак. Проектта катнашу өчен заявкалар Россия Федерациясенең барлык төбәкләреннән, 18 яшьтән 35 яшькә кадәр һәм бәйгедә катнашырга теләге булган һәркемнән кабул ителә. Җибәрелгән видео һәм үзе турында аз күләмле эссе нигезендә 50 перспектив башкаручы сайлап алыначак. Сайлап алынган башкаручыларны сынау Казанда, июнь ахырында узачак. Беренче тур нәтиҗәсе итеп жюри әгъзалары 15 иң яхшы башкаручыны сайлап алачак. 


Икенче этап чын-чынлап телевизион булачак. 2020 елның 1 сентябреннән 15 ноябренә кадәр җомга көннәрендә ТМТВ каналы алып баручылары атна саен тамашачыларга һәм жюри әгъзаларына финалга үткән 15 катнашучыны күрсәтәчәк. 

Тамашачы катнашучыларның гаиләләренә һәм йортларына кереп конкурсантларның үзләре һәм аларның гадәти тормышы белән танышачак. Катнашучыларның вокал дәресләрен, сәхнә хәрәкәте һәм актерлык осталыгы мастер-классларын күрәчәк. Яраткан геройларының проект финалына нинди җыр сайлавын һәм аны ничек яздыруын күзәтәчәк. 

Реалити-шоу 13 декабрьда үтәчәк грандиоз гала-концерт белән тәмамланачак. Биредә, алдагы этапларда сайлап алынган, 15 башкаручы да катнашачак. Аларның чыгышлары һәм жюри бәяләве буенча рейтинг төзеләчәк. Иң югары баллар җыйган 3 катнашучы «Яңа йолдыз» конкурсы финалистлары булачак. Җиңүчене халык билгеләячәк! 

13 декабрьдә халык тавыш бирүенә старт биреләчәк. Аның нәтиҗәләре «Татар җыры» фестивалендә билгеле булачак. 

19 декабрь көнне И.Шакиров исемендәге концертлар залында «Яңа йолдыз» кабыначак! Конкурс нигезләмәсе, кагыйдәләре белән  http://www.tmtv.tatar сайтында таныша, катнашучы анкетасын шунда тутыра аласыз.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 8 июль 2020 - 19:05
    Без имени
    Яхшы язылган!👍
    Сынаулар-3
  • 9 июль 2020 - 11:10
    Без имени
    Үзгәрербез, дип бик өметләнәсе килә, ләкин... Ләкин дөнья тынычлангач, бар да үз урынына кайтачак. "Сугышта атеистлар юк", диләр - авыр чакта барыбыз да Аллага ялварабыз, әмма тормыш көйләнә башлауга, доганы онытабыз. Шуның кебек, пандемиядән соң да барысы да элекке һаләткә кайтачак. Һәм иң аянычы - дәүләтнең халыкка мөнәсәбәте дә. 45нче елны да җиңүче-халык җиңеллекләр көткән - тик 47нче ел җиткән. 36нчы елны дөньяда иң гадел "Сталин конституциясе" кабул ителгән - аннан соң 37нче ел булган...
    Пандемия безне үзгәртерме, юкмы?
  • 9 июль 2020 - 13:22
    Без имени
    Кайгыгызны уртаклашам,минем улымда 23 яшендә безнең арабыздан китте.Бик авыр булды,улына 8генә ай иде
    ​Күбәләк булып очты...
  • 6 июль 2020 - 12:00
    Без имени
    Дорес хэлме икэн бу?
    Хыянәтнең исе нинди?
  • 6 июль 2020 - 11:14
    Без имени
    "Ак чэчэклэр" романынын яна варианты!!! Бик зур рэхмэт!
    Гомер – озын ул...(2)
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...