Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Артур Маузер: “Дубайда яхшы яшәр өчен кимендә 500 мең сум акча эшләргә кирәк”

Билгеле һәм бик талантлы саксафончы Артур Майзер бүгенге көндә Гарәб Әмирлекләрендә яшәп иҗат итә. Узган ел алар яшь җырчы Лия Шәмсина белән гаилә корганнар иде. Шуннан соң яшьләр Дубайга бергәләп китте.


Билгеле һәм бик талантлы саксафончы Артур Майзер бүгенге көндә Гарәб
Әмирлекләрендә яшәп иҗат итә. Узган ел алар яшь җырчы Лия Шәмсина белән гаилә
корганнар иде. Шуннан соң яшьләр Дубайга бергәләп китте.
– Мин бу илгә мөмкинлекләре өчен бик рәхмәтле. Дубайда 4 ел, – ди Артур. –
Монда хөкүмәт табигый байлыкларны (ә ул бары тик нефть кенә) үз гражданнары
арасында бүлеп бирде. 49 ел элек биредә чүл иде. Аңлашыла инде, һәр гарәп монда
тумыштан бай. Дәүләттән банкта счетлары бар. Акчалар белән 18 яшь тулгач файдаланырга була. Алар лаеклы пенсияләргә, җир шарының теләсә кайсы җирендә
бушлай белем алу мөмкинлегенә ия. Ләкин боларның барысы белән шулай ук дөрес итеп куллана белергә кирәк. Аллаһы Тәгаләне зурларга, аңа рәхмәт әйтергә. Үсәргә. Булган байлыкны мәгънәсезгә туздырмаска. Күренеп тора, гарәпләр моны яхшы башкара. Шуңа күрә бөтен кеше, шул исәптән, чит илләрдән килүчеләр дә лаеклы бәя ала. Дөрес, синең ни дәрәҗәдә кирәкле булуың да мөһим.
Биредә, әлбәттә, үз моментлары бар. Тормыш итү бик кыйммәт (торак арендалау, азык-төлек). Яхшы яшәр өчен кимендә 500 мең сум акча эшләргә кирәк. Аллага шөкер,
хәтта мондый авыр вакытларда да шәп яшибез. Шуңа да карамастан, безнең йортыбыз Татарстан. Вакыты җиткәч кунак булып кына түгел, ә туган ягыбызда үсәр өчен кайтырбыз. Россиядә дә мөмкинлекләр күп, бары тик тырышырга һәм үз эшеңне яхшы белергә генә кирәк. Барысы да безнең кулда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар