Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Алмаз Гәрәев – Татарстанның атказанган артисты

Театр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен Камал театры артисты Алмаз Гәрәевкә «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән дәрәҗәле исем бирелде.


Театр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен Камал театры артисты Алмаз Гәрәевкә
«Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде.
Тиешле карарны Татарстан Президенты имзалаган.
Алмазны котлыйбыз һәм алга таба да иҗади уңышлар телибез!
Шул уңайдан Алмаз турында 5 кызыклы факт тәкъдим итәбез.


1. Ул – Тукай районының Мусабай-Завод авылыннан.
2. Алмазның Галиәсгар Камал театрында, күмәк сәхнәләрдәге рольләреннән тыш,
36 роле бар.
3. Театрдан кала, ул “Татарстан–Яңа гасыр” каналында “Манзара” тапшыруын
алып бара.
4. Хатыны – шулай ук Камал театры артисты Алинә Мөдәррисова белән Зөбәйдә
исемле кыз үстерәләр.
5. Әңгәмәләрендә әйтүенчә, Алмаз буш вакытларында йокларга ярата, үзен,
гомумән, ялкау кеше дип саный. “Тик эшем ялкаулану өчен мөмкинлек, вакыт
калдырмый диярлек”, – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Куптэн кирэк иде. Жыен юк барлар алып бетерден. Котлыйбыз ... Яна ролтлэр насыйп булсын топ рольлэл

    Хәзер укыйлар