Логотип
Яңалыклар

Зәйнәб Фәрхетдинова татарча газета чыгара башлады

Татарстанның халык артисты белән танылган журналист Люция Хәбибуллина оештырган “Язмыш сукмаклары” дигән газетаның беренче саны дөнья күрде.


“Язмыш сукмаклары” дигән татарча газета чыга башлады. Аның беренче саны Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдиновага багышлана.

Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова һәм “Шәһри Казан” газетасында озак еллар мәдәният темасын яктыртып барган журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Люция Хәбибуллина татар телендә кызыклы басма чыгару турында күптән хыялланган булган.  “Язмыш сукмаклары”ның беренче санында җырчыга багышланган язмалар урын алган. Исеменнән күренгәнчә, газетада төрле кызыклы язмышлар, гыйбрәтле вакыйгаларны яктыртып барырга исәп тоталар. Күренекле шәхесләрнең истәлекләре, артистлар тормышы, табиб киңәшләре, чайнвордлар да урнаштырып барылыр дип көтелә, ди яңа проект авторлары.

Зәйнәб Фәрхетдинова татарча газета чыгара башлады

Әлегә газета Татарстанда айга бер мәртәбә чыга.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар