Логотип
Яңалыклар

Зәйдә фаҗига

Бәланың кайсы яктан киләсен белсәң иде ул…
Зәй шәһәрендә фаҗига.
Биш катлы бер йортының беренче катында ремонт башланган. Эшче түбәгә менеп, вентиляция тишеген тишә башлаганда газ торбасына тигән. Эшче шунда ук һәлак була. 
Хәзерге вакытта бер олы кеше һәм сигез яшьлек кыз бик авыр, калганнары - уртача авырлыктагы хәлдә, бер кеше үлгән.
Авыр хәлдәгеләрне Казанга эвакуацияләү өчен Ми-8 вертолеты җибәрелгән.

ТРның вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин әлеге ситуацияне үз карамагына алды. Җирле идарә исә йортка килгән зыянны билгели. Алга таба йортта торучыларны башка торакларга тарату турында карар кылыначак.

Татарстан прокуратурасы шартлау сәбәпләрен ачыклый башлаган.

Подробнее на «БИЗНЕС Online»: https://www.business-gazeta.ru/news/38641


Марина Дмитриева (аш-су рубрикасының даими авторы): Әлеге йорт без яшәгән йорттан чагыштырмача ерак. Әмма безгә кадәр сиреналар тавышы ишетелә, төтен күренә. Аеруча яшүсмер кызны кызганыч. Балачагында мин дәресләр алып барган балалар бакчасына йөрде. Ул кызны якыннан беләм, шуңа аеруча авыр. Кыз әти-әнисе белән Казанга күченеп киткән булган, шушы көннәрдә генә урамда очраткан идем - каникул вакытында әби белән бабае янына кайткан булган… Әбисен дә Казанга алып киткәннәр. Бабасы башта шок хәлендә булып вакыйгаларны сөйли алган, хәзер исә хәле начарланды - башкалага алып киттеләр аны да. Кызның хәле бик начар диләр...

фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар