Зәйдә 579 кеше тәүге тапкыр тавыш бирә

Районда барлыгы 42525 сайлаучы теркәлгән, шуларның 579ы беренче мәртәбә тавыш бирә. Алар өчен бу көн истәлекле булып калсын өчен символик бүләкләр дә әзерләнгән.
Вакыт иртә булуга карамастан, сайлау участокларына кеше агыла гына. Аларның һәммәсе бәйрәмчә, матур итеп киенгән, кәефләре күтәренке.
Сайлау участоклары да сайлаучыларны матур музыка белән каршы ала. Тыныч кына сайлап чыгу өчен һәр җирдә тиешле шартлар тудырылган. Кайбер урыннарда чәйләп алу мөмкинлеге дә бар, сәүдә дә эшләп тора. Участокларда күзәтүчеләр дә утыра. Сайлау комиссиясе әгъзалары белдерүенчә, район-шәһәр сайлау участокларында сайлау барышын күзәтү өчен 5 партия үз вәкилләрен билгеләгән. Шәһәрнең биш сайлау участогында экзит-полл эшли.
Районда ике урында – Иске Тәкмәк һәм Туңылҗа авылларында сайлаучылар үз тавышларын электрон комплекс ярдәмендә бирә.
Дәүләт Думасына депутатлар сайлау белән бергә өстәмә җирле дәрәҗәдә кайбер округларда депутатлар сайлана. Андыйлар шәһәрдә - ике, районда - 16 округ.
Иртәдән үк зәйлеләрнең актив төстә сайлау участокларына килүе халыкның әлеге сәяси вакыйганың ни дәрәҗәдә мөһим булуын яхшы аңлавы турында сөйли.
Иске Зәй бистәсендә 1нче мәктәптә урнашкан 1454нче сайлау участогына да кешеләр иртәдән үк агыла. Биредә барлыгы 1814 сайлаучы исәпләнә. Алар арасында район башлыгы Разиф Кәримов та бар. Разиф Галиевич тормыш иптәше белән сайлау участогына шулай ук беренчеләрдән булып килде.
“Без бу сайлауларда тавыш җыячак Татарстан командасына зур өметләр баглыйбыз, алар РФ Дәүләт Думасында республика мәнфәгатьләрен яклаячак. Шуңа да һәр зәйленең тавышы бик мөһим. Сайлаулар, сәяси вакыйга булуы өстенә, икътисадны билгеләүче дә чара, чөнки киләчәктә федераль бюджеттан финансланачак программаларның безгә ничек йогынты ясавы бүген безнең ничек тавыш бирүебездән тора”, -дигән Разиф Кәримов.
чыганак - http://tatar-inform.tatar/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
-
5 март 2021 - 19:29Без имениБалага 40 конда юк,азырак саклау карактер улГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 20:03Без имениКуз тиядер тугач та фотасын куя башлыйлар бит 40 консез чит кешегэ курсэтмилэр иде бит элекГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 21:25Без имениНинди генә җуләрлекләр эшләми адәм баласы.Җиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
-
5 март 2021 - 10:20Без имениМинем кызым да кияүнең беренче хатыны 2 яшьтә ташлап киткәнбаласын тәрбияли (икенче баласын икенче иренә ташлап китте). Ташлап китсә дә интернет челтәрендәге сайтларда "Минем өчен иң кадерле кешеләрем -улларым. Алар өчен генә яшим",-дип яза. Ә үзе бер ирдән икенче иргә йөри. Менә шундый тормыш.Әллә?!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.